ЕЛАН ТЕШЛӘСӘ, НИШЛӘРГӘ? (КИҢӘШЛӘР)
Шуны истә тотыгыз: еланнар үзләре беркайчан да беренче булып һөҗүм итмиләр. Үзләренә куркыныч янавын сизгәндә яки саксыз рәвештә өстенә басканда гына тешлиләр. Июнь аенда алар аеруча агрессив.
Июнь ае эссе килү сәбәпле, татарстанлыларны гади кара елан (гадюка, Vipera berus) тешләү очраклары арткан. Табигать кочагында ял итүчеләрне, җиләк җыючыларны бу афәт куркуга салды. Тик еланнар басу-кырларда гына түгел, су буйларындагы дымлы урыннарда, чокырларда да булырга мөмкин. Кара елан шулай ук Казанда да очрый.
Тешләгән очракта нишләргә?
Гади кара еланның куркыныч дәрәҗәсе уртача. Тик аның тешләве кешене гади тормыш рәвешеннән чыгара ала. Елан тешләгән кешене 3 сәгать эчендә хастаханәгә китереп җиткерергә тырышырга кирәк. Анда аңа елан агуына каршы укол ясала. Хастаханәгә килеп җиткәнче, 1-2 төймә аллергиягә каршы дару кабып куярга кирәк (“Супрастин” яки “Тавегил”, мәсәлән). Шулай ук күп итеп җылымса су эчү зарур, суны берьюлы түгел, ә өлешләп-өлешләп эчертеп торырга кирәк. Баллы чәй яки газлы су киңәш ителми, әмма гадәти су булмаганда, алары да ярый. Елан тешләгән кешегә спиртлы эчемлек куллану-эчертү катгый тыела.
Агу тәнгә таралмасын өчен, елан тешләгән кулны яки аякны хәрәкәтләндермәгез, тактага яки таякка җиңелчә генә бәйләп куеп була. Кулга яки аякка елан тешләгән урынның өске ягына жгут салырга яки бау белән каты итеп бәйләп, буып куярга ярамый. Яраны кисмәгез, марганцовка яки башка дарулар сөртмәгез. Агуны авыз белән суыру да киңәш ителми. Болай эшләп, кешегә тагын да зарар салырга мөмкин. Ерак сәяхәтләрдә, медицина ярдәме килеп җитү ихтималы аз булганда, агуны авыз белән суыру чарасызлыктан башкарыла. Моны кичекмәстән эшләргә кирәк, 15-20 минуттан агу инде чыкмый. Агу суырган кешенең авыз куышлыгы ярасыз булырга тиеш, соңыннан авызны су белән яхшылап чайкарга кирәк.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев