Логотип Идель
Язмалар

ЭЛЕК ЙӨРГӘН ЕГЕТЕНЕҢ ӨЕНӘ УТ ТӨРТКӘН. СӘБӘБЕ...

Пензада яшәүче хатын элек йөргән егетенең өенә ут төрткән. Сәбәбе дә бар...

Көнчелек әллә нинди куркыныч адымнар ясарга этәргә. Мәсәлән, Пензада яшәүче  хатын элек йөргән егетенең өенә ут төрткән. Сәбәбе дә бар, билгеле. Егет смс-ларларга җавап бирмәгән, шалтыратканда телефонын алмаган икән!

Бу хакта чыганакта болай диелә:

Янгын Пенза өлкәсенең бер торак пнуктында теркәлгән. Йорт тулысынча янып беткән.  Ут капканда йортта хатынның сөйгәненнән башка аның туганы һәм абыйсы һәм бер таныш хатын булган. Бәхеткә, алар барысы да уттан котылган. Салкыннар башланганчы туганнар барысы да зыян күрмәгән бер бүлмәдә яшәргә карар иткән. Тик йортта барыбер электр уты да, газ да юк.

Белгечләр янгын чыгуның ут төртү нәтиҗәсендә килеп чыгуын ачыклаган. Полицейскийлар берничә сәгать эчендә вакыйгада шикле хатынны  иапкан. Ул – моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тарттырылган 29 яшьлек хатын. Йортка үч итеп ут төртүен ачыктан-ачык сөйләгән ул. Ташлашканнан соң яшь хатын әллә ничә тапкыр сөйгәненә шалтыратып караган, әмма егет аның шалтыратуларын исәпкә алмаган.

Йортны көлгә әйләндерүче  хатынны 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев