ФИЗИОЛОГИЯ ХИКМӘТЛӘРЕ
Русиянең кайсы почмагында беренче тапкыр ЭКГ төшерелгән, беләсезме? Киттек, алайса, Казан физиология мәктәбенә кызыклы сәяхәткә чакырабыз!
Русиянең кайсы почмагында беренче тапкыр ЭКГ төшерелгән, беләсезме? Киттек, алайса, Казан физиология мәктәбенә кызыклы сәяхәткә чакырабыз!
Ковалевский инициативасы
Казан университетының Кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасы тарихы 1876 елның февраленә барып тоташа. Ул вакытта университетта медицина факультутына караган бер физиология кафедрасы эш алып бара. Әмма профессор Николай Ковалевский биологлар һәм медиклар өчен укыла торган физиология курсы бертөрле була алмый, дип саный. «Медиклар өчен кеше физиологиясенең гамәли мәсьәләләре мөһим. Ә биологлар өчен өйрәнелә торган предметның чагыштырма-физиологик аспектлары зур әһәмияткә ия», – ди ул. Шуңа күрә физика һәм математика факультетында Ковалевский инициативасы белән икенче физиология кафедрасы да ачыла. Бер университет базасында ике физиология кафедрасы булдыру алга таба Казан физиология мәктәбенең үсешенә уңай йогынты ясый.
Беренче ЭКГ төшерелә!
Яңа гына ачылган физиология кафедрасын Иван Сеченов (Русия физиологиясенең атасы!) укучысы – Констанстин Ворошилов җитәкли. Ворошилов мөдир булып билгеләнгән вакыт электрофизиология белән шөгыльләнә башлаган чорга туры килә. Ректор дәрәҗәсенә ирешкәннән соң, аны Александр Самойлов алыштыра. Самойлов җитәкләгән вакытны кафедраның алтын чоры дип атыйлар: нәкъ менә әлеге вакытта кыллы гальванометр ярдәмендә Русиядә беренче тапкыр электрокардиограмма (ЭКГ) төшерелә. ЭКГ төшерү, аны клиникада куллану серләренә төшенү өчен университетка Русиянең төрле почмакларыннан бик күп галимнәр агыла. Казан университетының физиология кафедрасын җитәкләү белән беррәттән, Самойлов Казан медицина институтының, Мәскәү университетының физиология кафедраларында да мөдир булып тора.
Беренче ЭКГ төшергән кыллы гальванометр
Кафедра мөдире Николай Резвяков булган чор Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Әлеге чорда биредә яраларны, төрле җәрәхәтләрне дәвалауны тизләтү ысулларын өйрәнәләр. Шул максаттан университетта винилбутил эфирының яраларны төзәтү үзлекләрен тикшерәләр һәм аны фронтта куллану өчен дә чыгаралар. Алга таба кафедраны җитәкләү эше татар галиме Ибраһим Гыйльман улы Валидов (1902-1968) кулына күчә.
Агроном булып кайтыргамы?
Татарстанның Әгерҗе районы, Балтач авылында туып үскән Ибраһим Валидовның университетка керү, анда уку чорлары да – үзе бер тарих. Тулы урта белеме булмаган егет башка студентлар арасында үзен уңайсыз хис итә, университет мохитенә кереп китү аңа бер дә җиңел бирелми. Кайвакыт ул, университетны ташлап, техникум тәмамлап, туган авылына агроном булып кайту турында да уйлап йөри. Мондый төшенкелек халәте, күбесенчә, хәерченекенә тиң тормышка бәйле була. «Мин университетка калын киндердән эшләнгән, ертык ярымботинкалар һәм иске киҗе-мамык костюм кигән килеш кердем. Тирә-ягымдагы студентларның өс-башлары исә шактый яхшы иде», – дип искә ала галим университеттагы беренче көннәрен. Әмма яшь Валидовның белемгә омтылышы аңа барлык авырлыкларны да кичерергә ярдәм итә һәм ахыр чиктә ул бөтен Русиягә танылган галим дәрәҗәсенә ирешә. Ул беренчеләрдән булып нерв тукымасыннан мускулга импульс бирелгән вакытта кальций ионнарының зур әһәмияткә ия булуын ачыклый.
Беренче хатын-кыз мөдир
2012 елдан алып, кафедраны профессор Гүзәл Ситдикова җитәкли. Ул кафедра тарихында – беренче хатын-кыз мөдир. (Гүзәл Ситдикова биология фәннәре докторы, профессор Фәрит Ситдиковның кызы. Фәрит Габделхак улы – энциклопедик характердагы шактый күләмле русча-татарча биология сүзлеге төзүчесе дә. – Авт.) Гүзәл Фәрит кызы Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылган галимә. Аның җитәкчелегендә ярсынучан тукымалардагы күзәнәк эчендәге һәм күзәнәкара сигнализациянең молекуляр механизмнары өйрәнелә. Мисал өчен, хәзер галимнәр төрле газомедиаторларның (алар исемлегенә, мәсәлән, азот оксиды, углерод монооксиды (СО), күкертле водород кебек газлар керә. – Авт.) гәүдәбезне тәшкил иткән төрле системалар эшчәнлегенә ясаган йогынтысын тикшерәләр.
Кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасы коллективы, 2015
«Пробирка» тәҗрибәләре
Физиология кафедрасында in vitro тәҗрибәләр белән беррәттән, in vivo электрофизиология тәҗрибәләре дә алып барыла. (Аерым бер организмда, мәсәлән, күседә, үткәрелә торган тәҗрибә техникасы in vivo дип атала. In vitro тәҗрибә техникасы аерым күзәнәкләрдә, тукымаларда, ягъни, организмнан читтә, икенче төрле итеп әйткәндә, «пробиркада» башкарыла торган тәҗрибәләр. – Авт). Хәзерге вакытта физиология кафедрасында алып барыла торган тәҗрибәләр ишемия, шизофрения, эпилепсия кебек авырулар вакытында баш миендәге сигналларны теркәү һәм әлеге авыруларны дәвалау ысулларын эзләү өчен нигез булып тора.
Наил Хәертдинов
биология фәннәре кандидаты,
Кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасы ассистенты
Илнар Шәйдуллов
КФУ фәнни хезмәткәре
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев