Логотип Идель
Язмалар

Гафу ит, сеңелем (2050 елда яшәячәк татар кызына хат)

(2050 елда яшәчәк татар кызына хат)

Туфан Миңнуллинның 2050 елда яшәчәк татар кызына язган хаты 

Кадерле сеңелем! Сеңелем, дип эндәшкәнгә, бәлки син көлебрәк карарсың. Әллә кайчан яшәгән кешегә ничек сеңел булыйм, диярсең. Ләкин, исемеңне, төс-кыяфәтеңне белмәсәм дә, син минем күңелемә бик якын. Чөнки икебезнең дә кан тамырларында борынгы бабаларыбызның каны ага. Бәлки инде синең канга ят каннар да кушылгандыр. Әмма, барыбер, син миңа сеңел, сиң миңа кадерле. Синең өчен мин борчылам – бәхетле булсын иде дип, теләк телим, догада калам. 

Мин бу хатны сиңа син белмәгән, син аңламаган телдә язам – татар телендә, синең әби-бабаларың сөйләшкән телдә. Алар шул телдә бер-берсенә мәхәббәт аңлатканнар, гыйльми китаплар, җырлар язганнар. Шул телдә башка халыклар белән аралашканнар. Син минем хатымны укый алмасаң, яныңда, бәлки, татар телен онытмаган берәр әби яки бабай табылыр. Алар хатымны, бәлки, сиңа тәрҗемә итеп бирерләр.

Сиңа хат язарга мәҗбүр иткән, этәргеч булган сәбәп шул – әле яңа гына Татарстан Министрлар Кабинетыннан язган хатыма җавап алдым. Анда кризис сәбәпле 12 нче татар кызлары гимназиясе төзелешен туктатабыз, диелгән. Ә ул төзелешнең тарихы болай. Моннан ун ел элек мин 12 нче гимназиягә укучылар белән очрашырга барган идем. Аларның нинди шартларда укуын күреп шаккаттым. Кайчандыр бер байның яши торган йорты булган ул. Байлар бетерелгәч, ул йорттан балалар бакчасы ясаганнар. 90 нчы елларда синең бабаларың, әбиләрең, татар мәктәпләре ачыгыз, дип мәйданнарга чыккач, ашык-пошык, Казанда татар мәктәпләре ача башладылар. Аңа кадәр Казан кадәр Казанда татар телендә укытыла торган бер генә мәктәп калган иде. Ата-аналар теләге дигән ялган уйлап чыгарып, татар мәктәпләрен шәһәрләрдә ябып бетергәннәр иде. Ата-аналар үз теләкләрен белдереп, әйткәнемчә, мәйданнарда нотыклар тоттылар. Тиз-тиз генә ачылган татар мәктәпләренә укыту өчен шартлары булмаган биналар бирергә мәҗбүр булдылар. Әлегә укыта торыгыз, соңрак яңа мәктәпләр төзеп бирербез, диделәр. Татарлар ышанучан халык бит – вәгъдәләргә ышандылар. Ләкин, берничә адәм рәтле мәктәптән башка, яңа, заманча биналар төзелмәде, бер-бер артлы рус телендә укыта торган уку йортлары төзелә торды.

12 нче гимназия бинасының коточкыч шартларын күреп, мин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты буларак, вәгъдә бирдем: “Озакламый сез яңа бинада укыячаксыз”, - дидем. Ул чакта, мин, татар дәүләте җитәкчеләренең көченә һәм Республиканың экономик мөмкинчелегенә таянып, шундый өметле сүз әйттем. Ләкин ялгышкан булып чыктым. Гимназиягә яңа бина салырга ашыкмадылар. Мин ун ел эчендә кемнәргә генә, нинди генә хатлар язмадым. Ялындым да, дуладым да. Мине ишетергә теләүчеләр табылмады. Хәер, табылмады дип әйтүем дөрес үк түгел – 2007 елда гимназиягә яңа бина төзергә тотындылар. Шатлыгыбызның чиге булмады. Бинаның нигезен салганда гимназия директоры Илһамия ханым белән биемәдек кенә. Укучы кызларга: “Тиздән бөтен уңайлыклары булган бинага күчәсез”, - дип, аларны куандырдым. Әмма төзелеш бик акрын барды һәм, ниһаять, өченче каты өелеп беткәч, туктады. Өметләр киселде. Кризис күпмегә барырдыр, билгесез. Әмма шунысы билгеле – кризис вакытында заман таләпләре тулысынча җавап бирә торган рус мәктәбе төзелде. Аны күрсәң, ис-акылың китәрлек. Анда дүрт-биш Татар кызлары гимназиясе сыярлык.

Боларны нигә яза икән, дип аптырама, сеңелкәем. Әгәр дә проблема бер татар гимназиясе турында гына барса, сине борчып та тормас идем, һәм хат язарлык сәбәп тә булмас иде. Сүз, бәгырькәем, татар мәгариф системасының юкка чыгуы турында бара. Казаныбызда татар мәктәпләре биналарының күбесе заман таләпләренә җавап бирми. Әллә ничә мәктәпне инде яптылар. Калганнарының да күпләрендә дәресләр рус телендә алып барыла.

Бер яктан, Мәскәү кыса – милли компонентлар закон нигезендә юкка чыгарыла. Тупас формада руслаштыру сәясәте хөкем сөрә Рәсәй илендә. (Сиңа, бәлки, бу сүзләр аңлашылмый да торгандыр, син инде ул сәясәтнең бәхетле корбанысыңдыр); икенче яктан, без Мәскәүгә үзебез ярдәм итәбез. Сүздә мондый сәясәткә каршы торган булабыз да, гамәлдә сүзебез эшкә ашмый кала. Республикада акча юк, диләр. Бар акчабыз, седелкәем. Тиң аңардан татар мәгарифенә һәм татар мәдәниятенә генә өлеш аз чыга. Сезнең буын татар яшьләренең иң яраткан сүзләре “Го-о-ол!” һәм “Шайба! Шайба” гына булырдыр, ахры. Сез инде Тукайның “керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым” дигән сүзләрен белмәссез. Бәлки, әле син, акылыңа килеп, татарның искиткеч матур, бай телен сиңа өйрәтмәүләре өчен кемнәрнедер гаепләрсең дә. Һәм дөрес эшләрсең. Без гаепле синең алда, сеңелкәем. Бабаларыбыз ышанып тапшырган татар теле өчен тиешенчә көрәшә алмыйбыздыр. Кайберләребез көрәшкә сәләтсездер, кайсыларыбыз – битарафтыр, бер ишебез, кәнәфиләребезне саклап калу өчен, ни әйтсәләр дә, күнәбездер. Гафу ит син безне, сеңелкәем. Гафу итә алсаң, гафу ит. Туфан бабаңны язучы диләр. Ниләр язганымны әйтеп тормыйм, барыбер, син аларны белмисең.

Бәлки, исемем дә синең өчен билгесез булыр. Барысы өчен дә кичерә күр.

2009 

Чыганак: "Утырып уйлар уйладым": Көндәлекләр: Дүртенче китап / Туфан Миңнуллин. - Казан: Мәгариф - Вакыт, 2010. - 463 б.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев