Логотип Идель
Язмалар

“Гаилә тарихы”, “Театрның яше юк” I Республика фестиваль-конкурсында катнаш!

Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгы уңаеннан Гаилә һәм мәктәп театрлары “Гаилә тарихы”, “Театрның яше юк” I Республика фестиваль-конкурсы уздырыла.

Фестиваль-конкурста Татарстан Республикасының гомумбелем бирү мәктәпләренең 5-11 нче сыйныф укучылары һәм гаилә театрлары катнаша ала.

Шартлары:

•    Сайланган әсәр фестиваль-конкурс шартларына һәм темасына туры килергә тиеш.
•    Спектакль Махсус хәрби операциягә, театрга, гаилә кыйммәтләренә, Кәрим Тинчурин һәм башка милли классик әдипләребез иҗатына бәйле, һәм башка үзегез теләгән ирекле темаларга иҗат ителә ала. 
•    Башкару вакытында әсәрнең темасына туры килердәй музыкаль бизәлеш  кулланырга мөмкин. 
•    Һәр катнашучы коллективның 30 кешедән торган җанатары булу шарт.
•    Катнашучылар үзләренә һәм җанатарларына кич буласы спектакльгә билет алырга тиеш (“Пушкин картасы” ярдәмендә дә мөмкин). Сатып алынган билетлар буенча Гала-концертта бүләкләр уйнатылачак. 
•    Гаризалар электрон элемтә аша 2023 нче елның 1 нче октябренә кадәр кабул ителә. (karimkonkurs@mail.ru )
•    Мәктәп театрлары белән гаилә театрлары аерым бәяләнәчәкләр.

Гаризалар 1 нче октябрьгә кадәр кабул ителә.
 Җиңүчеләрне билгеләү –  2023 нче елның 1 нче октябреннән - 31 нче октябренә кадәр барачак. Өзекләр алдан хәзерләнгән программа буенча күрсәтеләчәк. (Бер көндә 3-4 теарт коллективы катнашырга мөмкин). Нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне котлау 2023 нче елның 31 нче октябрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә булачак.

нигезләмә - монда
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев