Логотип Идель
Язмалар

“ИЛАҺИ МОҢ” ФЕСТИВАЛЕ

Русия ислам институтында татар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм рухи мирасы үрнәкләрен башкару буенча V «Илаһи моң» фестиваль-бәйгесенең финалы узачак.

Русия ислам институтында татар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм рухи мирасы үрнәкләрен башкару буенча V «Илаһи моң» фестиваль-бәйгесенең финалы узачак.

Оештыручылар вәкиле - РИИ укытучысы, филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина- Ибраһимова хәбәр итүенчә, фестиваль-конкурсның максатлары булып татар халкының рухи традицияләрен саклау, үстерү һәм пропагандалау, яшь һәм өлкән буынның бер-берсен рухи баету аша, мәдәни традицияләрнең дәвамчанлыгын тәэмин итү тора.


Конкурс программасына халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару (мөнәҗәтләр, бәетләр, эпос-дастаннар, догалар, зикерләр), әдәби мирас үрнәкләрен башкару («Кыйссаи Йосыф», «Бәдавам», «Кисекбаш» һ. б.), татар мәкаме традицияләрендә Коръән уку керә.
Сайлап алу туры  нәтиҗәсендә йомгаклау этабына Русиянең төрле төбәкләреннән (Ханты-Мансийск, Тобольк, Мари-Эль, Ульяновск, Пермь, һ.б.) һәм Татарстаннан 152 катнашучыдан 34 солист һәм 12 иҗат төркеме сайланып алынды.
Әлеге рухи ядкәрләр бәйрәмен тамаша кылырга теләге булганнар 28 мартта Казан, Газовая урамы, 19 йорт  адресы буенча Русия ислам институтының Актлар залына чакырыла. Башлана 13.00 сәгатьтә. Керү ирекле.
Бәйрәмнең барышы тулысынча Русия ислам институтының Ютуб каналы аша трансляцияләнәчәк. https://www.youtube.com/c/РИУКазань1/

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев