Логотип Идель
Язмалар

Илсөя БӘДРЕТДИНОВА: "Башланды..."

Бу видеоңны хатын-кызлар өчен дип куйгансыңдыр инде син, брат. Ләкин "Кызым сиңа әйтәм, улым син тыңла" кебегерәк килеп чыккан кебек булды миңа.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова инстаграм битендә кызыклы язмалары белән тамашачысын сөендереп, еш кына көлдереп тә ала. Күптән түгел генә "Башланды" - дип, күпләрне уйга калдырды ул.

  Баксаң, җырчы фитнес клубка барган икән, бик тырышып спорт белән шөгыльләнә. Шул уңайдан фото-видео да урнаштырган. Видеолар астына язылган фикерләр дә кызыклы:

- Бу видеоңны хатын-кызлар өчен дип куйгансыңдыр инде син, брат. Ләкин "Кызым сиңа әйтәм, улым син тыңла" кебегрәк килеп чыккан кебек булды миңа. Аннары үзең теләсә нәрсәләр язалар дип аптырыйсың! Күпме ир уе белән синең яндадыр инде бу мизгелләрдә! - дигән композитор Айдар Тимербаев.

   Ә бер укучы болай дигән: "Бу видеоларны карап кына да минем хәлем бетте, тыным кысылды. Утырып (ә юк, ятып) хәл җыясы килеп китте. Ятып торыйм әле, булмаса?!" - дигән. 

фото: инстаграм

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев