Исерек килеш ярдан егылган ир-атны эзлиләр
Татарстанда исерек килеш ярдан егылган ир-атны эзлиләр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда исерек килеш ярдан егылган ир-атны эзлиләр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә 21.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Кама Тамагы районында Юрьев мәгарәсе тирәсендә 23 яшьлек ир-атның ярдан егылуы турында хәбәр ителә. Коткаручылар шул урынга килгәч, 1996 елда туган ир-атның текә ярдан егылып төшүен ачыклыйлар.
200 метр биеклектән егылган егет исерек тә булган. Хәзер аны эзләү эшен дәвам итәләр.
фото: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев