Логотип Идель
Язмалар

Июнь аенда татарстанлыларны өстәмә ял көннәре көтә

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне – эшләми торган бәйрәм көн санала.

Россия Федерациясе Президентының «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм 1945 елның 24 июнендә Җиңү Парады уңаеннан хәрби парадлар һәм артиллерия салюты үткәрү турында» 2020 елның 29 маендагы 345 номерлы Указы нигезендә, 2020 елның 24 июне хезмәт хакы сакланып кала торган, эшләми торган көн дип игълан ителде.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 статьясы нигезендә эшләми торган бәйрәм көне алдындагы эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә киметелә.

Шулай итеп, 2020 елның июнендә биш көнлек эш атнасында 12 һәм 24 июнь ял көннәре булачак. 11 июньдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара. 23 июньдә эш көне озынлыгы кыскартылмый, чөнки бу көн бәйрәм алды көне түгел.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев