Логотип Идель
Язмалар

ИЮНЬ АЕНДА НИНДИ ДАРУ ҮЛӘННӘРЕН ҖЫЯРГА?

Һәр дару үләненең үзенең җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда гына ул файдалы матдәләрне үзенә туплый. Җыйган дару үләннәренең файдасы булсын өчен, аларны вакытында һәм дөрес итеп җыю мөһим.

Һәр дару үләненең үз җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда гына ул файдалы матдәләрне үзенә туплый. Җыйган дару үләннәренең файдасы булсын өчен, аларны вакытында һәм дөрес итеп җыю мөһим.

Үләннәрне коры һәм аяз көндә, иртәнге сәгатьләрдә яки кичке якта – сәгать дүрт белән биш арасында җыярга кирәк. Ә менә томанлы, яңгырлы көндә, чык төшкән вакытта җыюның мәгънәсе юк. Үләннәрне җыеп алгач ук, киптерү җаен карагыз, юкса алар сыйфатын югалта.


Киптерү өчен иң яхшысы ысул  — аларны чормага яки яхшы җилләтелә торган җиргә бәйләм-бәйләм итеп элеп кую. Озак вакыт кипкәннән соң, яфракларын уып карагыз. Әгәр дә алар бик тиз уалса, әзер дигән сүз. Кипкән үләннең тамырлары һәм сабаклары бөгеп караганда җиңел сынарга тиеш. Шунысына да игътибар итегез: дөрес киптерелгән үлән үзенең төсен югалтмый. Сары һәм көрән төскә керми. Киптерелгән дару үләннәрен гәҗиткә төреп яки пыяла банкаларга салып саклагыз. Полиэтилен пакетларда саклаган очракта ул күгәрә.

 

Июнь янында җыярга яраклы дару үләннәре:

Кыңгырау чәчәк (колокольчик полевой). Ялкынсынуларга, микробларга каршы көрәшә. Тынычландыра, авыртуны баса. Йөткерү, баш авыртуы, эч кибүдән булыша. Тамырын, сабагын, яфрагын, орлыгын җыярга киңәш ителә.

 

Зәңгәр күкчәчәк (василек синий). Бөер, бавыр, үт һәм бәвел куыгы авырулары вакытында кулланыла. Куе зәңгәр төсле чәчәкләре файдалы. Куе зәңгәр төсле чәчәкләре файдалы.

 

Өч төсле миләүшә чәчәк (фиалка трехвецветная). Шешенүләрне бетерә, бронхларны чистарта, ашказаны-эчәк тракты авыруларын көйли. Чәчәк аткан вакытта яфрак-сабакларын җыярга кирәк.

 

Юкә. Салкын тию, гастрит, авыз куышлыгы һәм тамак авыруларынан булыша. Чәчәк аткан вакытында гына җыярга кирәк.

 

Сары мәтрүшкә. Нерв авырулары, күзәнәкләр яңарту, иммунитетны ныгыту, депрессиягә каршы торуы белән файдалы. Чәчәк аткан вакытында җыялар. Дәвалану өчен чәчәк һәм яфраклы өлеше кулланыла.

 

Канлы үлән (чистотел). Үт куыгы, бавыр, эчәклек, ашказанының хроник авырулары, ревматизм, псориаз, экзема, гөмбәчек, сөял, бетчәгә каршы кулланыла. Сабаклары һәм яфраклары файдалы.

 

Алтынбаш (золототысячник малый). Ашказаны-эчәк тракты һәм үт кудыру органнарына файдалы. Чәчәк аткан вакытыннан алып, тамыр янындагы яфраклары яшелдән сары төскә керә башлаганчы җыялар.

 

Әрекмән. Тире, ашказаны, эчәклек, буын авыруларына файдалы. Әрекмән тамыры белән чайкасагыз, кавыкның һәм чәч коелуның ни икәнен белмәссез. Тамырын җыярга кирәк.

 

Әрем. Какырыкны чыгара, йөткертә, матдәләр алмашын көйли, майларны яндыра, ябыгырга булыша. Яфраклары кулланыла.

 

Нарат. Бөерне, үт куыгын чистарта, күзәнәкләрне яңарта, бавырдан токсиннарны чыгара. Июньдә яшел, өлгереп җитмәгән күркәләрен җыялар.

 

Тигәнәк. Ашказаны-эчәк тракты авырулары, салкын тию, шешенү, матдәләр алмашын көйләү. Июньнең беренче ике атнасында, бөре вакытта гына җыялар. Үсемлекнең өске өлешен, ян-як ботакларын һәм яфракларын кулланалар.

 

Сукыр кычыткан (пустырник). Нерв системасына уңай йогынты ясый, матдәләр алмашын көйли, югары холестеринны төшерә. Чәчәк атканда җыялар. Өске өлешен генә өзегез.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев