Кадерле остазым Айсылу апа
Бервакыт махсус санап утырган идем: ике мәктәптәге укытучыларымны да, яртышар ел гына укытканнарын да кертеп, минем тормышымда сиксәнләп мөгаллим булган икән инде. Аларның күбесен хәзер дә сагынып һәм рәхмәт хисләре белән искә алам. Күңелемдә нинди якты эз калдырганнары бар арада! Шулай да күңелнең иң түрендә – Айсылу Садыйкова.
Бервакыт махсус санап утырган идем: ике мәктәптәге укытучыларымны да, югары уку йортындагыларны да (ике-өч атна гына укытканнарын да) кертеп, минем тормышымда сиксәнләп мөгаллим булган икән инде. Аларның күбесен хәзер дә сагынып һәм рәхмәт хисләре белән искә алам. Күңелемдә нинди якты эз калдырганнары бар арада! Шулай да күңелнең иң түрендә – Айсылу Садыйкова.
Айсылу апаны элгәрерәк укыткан мөгаллимнәремнең эшенә йомгак ясаучы дип тә әйтергә мөмкин, чөнки ул – фәнни җитәкчем, аннан соң әлегә башка остазым булганы юк.
Айсылу Хөсәен кызы Садыйкова – гомеренең кырык елдан артык вакытын Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына багышлаган галимә, филология фәннәре докторы, фольклорчы.
А. Садыйкова аспиранты диссертация яклаганда тыңлап утыра.
Ул 1946 елның 27 апрелендә Горький өлкәсе Кызыл Октябрь районы, Уразовка авылында туа. Балачак һәм мәктәп еллары Камка авылында уза.
Нижгар татарлары, гадәттә, Мәскәүгә китеп урнаша. Ә минем остазым яшьлегендә үк Казанны сайлаган. Айсылу апа Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына 1977 елда, азмы-күпме тормыш тәҗрибәсе туплагач килә. Моңарчы ул КДУның рус филологиясе факультетын тәмамлап, туган ягында мәктәптә укытучы булып эшли, янә Казанга килеп, республика милли архивында биш ел хезмәт куя. ТӘһСИ да башта редактор була, 1983 елда халык иҗаты секторына хезмәткәр булып күчә.
1992 елда «Фольклор в эстетике Галимджана Ибрагимова» дигән темага «фольклористика» белгечлеге буенча кандидатлык диссертациясе яклый.
Нибары тугыз елдан соң, 2001дә «Ислам идеологиясе һәм татар халык иҗаты» дигән темага докторлык диссертациясе яклый.
Лаеклы ялга чыкканчы (2019) Айсылу Садыйкова ТӘһСИ ның Халык иҗаты бүлегендә баш фәнни хезмәткәр булып эшли, Татарстан җөмһуриятенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2003) исемен ала.
Аның фәнни юлы турында бик кыска гына итеп: "татар әдәбиятының үсеше, фольклор һәм әдәбиятының бәйләнешләре темасын эшләде, шулай ук дини, ислам жанрларының татар халык иҗатындагы яшәешен яңа югарылыкта анализлады" дип әйтеп булыр иде.
Ул беренчеләрдән булып ислам идеяләренең, мотивларының халык иҗатындагы ролен фән күзлегеннән өйрәнде, мөнәҗәт жанрын ачыклады. 1990 елларда фәндә бу яңарыш булды.
Галимә күп еллар буенча татар халык иҗатының текстларын русчага тәрҗемә итте, аларның берничә томы дөнья күрде, фәнни әйләнешкә керде. Айсылу Садыйкова беренче булып фәнгә “дини фольклор” төшенчәсен кертеп җибәрде һәм бу өлкәдә саллы эзләнүләр алып барды.
Фольклорны, бигрәк тә дини фольклорны, башка телләргә тәрҗемә итү, гомумән, фәндә үз юлыңны булдыру һәм шуннан максатчан рәвештә атлау җиңел түгел. Айсылу апа һәрвакыт үз эшен тыныч кына, күзгә-башка ташланмыйча, ләкин җиренә җиткереп эшли торган кеше, шул ягы белән без, аспирантларына да, һәрвакыт үрнәк күрсәтте. Лаеклы ялда булса да, бүген дә һәрберебезнең хәлен белешеп тора, уңышларыбыз турында ишетсә, сөенә.
Сулдан уңга: ТӘһСИ директоры урынбасары Н. Хисамов, А. Садыйкова, Р. Сафиуллина, А. Әхмәтшина, институтның халык иҗаты бүлеге мөдире Ф. Урманчеев. 2007
Кеше буларак остазыма бер сүз белән сыйфатлама бирә алам - КЕШЕ. Бөтен яктан үзем өчен үрнәк, булдыклы остаз ул минем өчен – Айсылу Хөсәен кызы Садыйкова. Быел апрель азагында остазымның – татар халкының зур галимәсенең – олы юбилее булып узды. Фән дөньясы белән мавыктырган барлык шәкертләрегез исеменнән Сезне котлыйм һәм ихлас рәхмәтемне җиткерәм, хөрмәтле остазым!
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев