Логотип Идель
Язмалар

Кара диңгез флоты башлыгы «Созвездие-Йолдызлык» лауреатларын Севастопольгә чакырган

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә Кара диңгез флоты җитәкчесе адмирал Виктор Соколовтан рәсми телеграмма килгән...

Мөрәҗәгатьтә Виктор Соколов “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендә фестиваль лауреатларын һәм җиңүчеләрен Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан Кара диңгез флоты офицерлары йортында узачак концертта катнашырга тәкъдим иткән.

“Легендар фестивальнең осталыгы, таланты һәм яшьлеге хәрби диңгезчеләр бәйрәмен бизәячәк дип ышанам”, — диелә мөрәҗәгатьтә.

Ул шулай ук Рәискә Ватанны саклау эшендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм кара диңгезчеләрнең әхлакый рухын яклавы өчен рәхмәт белдергән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев