Каракүлдәге милләттәшләргә ярдәм итү өчен реквизитлар
Ысулны үзем сынап караганга күрә, уңайлы һәм мәшәкатьсез булуын әйтә алам.
Омск өлкәсе Большеречье районы Каракүл авылында 6 майда бик зур фаҗига булды. Көчле янгын чыгып, кечкенә генә авыл тулаем диярлек янып беткән. Төрле чыганакларга караганда, барлыгы 25 бина: 14 торак йорт,1 азык-төлек кибете, 10 башка төрле корылма көлгә әверелгән.
Каракүл – сазлыктагы авылларның берсе. Ул дүрт татар авылын берләштергән Үләнкүл авыл советына керә. Фаҗига әлеге урыннарның табигать үзенчәлеге аркасында килеп чыккан. Җир кардан арынуга, ел саен сазлыктагы торф яна башлый. Бигрәк тә – яңгырсыз елларда. Табигать стихиясе белән көрәшү, әгәр дәүләт чаралар күрмәсә, мөмкин түгел диярлек. Җирле халык үзенчә саклык чараларын да күрергә тырышкан, әмма бу ярдәм итмәгән. Быел янәшәдәге урман яна башлаган, көчле җил аркасында ут йортларга элгән. Барысы да күз ачып йомганчы булган, күпчелек мал-туарын абзарыннан чыгарырга, йорттагы мөлкәтен коткарырга да өлгерми калган. Янгын сүндерү машиналары соңлап килгән... Ярый әле, кешеләр исән. Әмма йортсыз-җирсез, бер киемсез калу хәсрәте кайбер милләттәшләрне аяктан еккан – авылда күбесенчә олы яшьтәгеләр яши...
Бу себер татарлары авылында халык тырыш, гаять эшчән. Янгыннан соң да борынгы авылны ташлап, беркая да күченеп китәргә ашкынмый. Омск өлкә губернаторы йортлар җиткерергә вәгъдә биргән бирүен, тик хәзерге вакытта кешеләр ярдәмгә мохтаҗ. Гомумән, рус халкындагы “обещанного три года ждут” әйтемендәге сыман килеп чыкмагае, Русиядә яшибез бит. Түрәләрнең бүген әйткән сүзе иртәгә искерергә дә мөмкин.
Бу изге көннәрдә мөселман өммәте мохтаҗларга фитра, зәкят садакаларын бирергә ашыга. Кемнәрдер мохтаҗ кешеләрне таба алмыйча интегәдер, бәлки. Андыйлар булса, Каракүлдәге милләттәшләргә һәм диндәшләргә ярдәм итәргә мөмкин.
Мессенджердагы “Җанисәп”, “Татар иле” һ.б. төркемнәрдә янучыларга акчалата ярдәм күчерү реквизитлары игълан ителде. Минемчә, алар ышанычлы чыганаклардан алынган. Мәсәлән, үзе туган Себер яклары белән даими элемтәдә торучы, “Туган җир” журналы җаваплы сәркәтибе Мөнирә Сәгыйдуллина аларны раслый. Димәк, садакалар адресатына барып җитәр, иншАллаһ.
Зәкят һ.б.төрле садакларыгызны күчерер өчен реквизитларның түбәндәгеләре бар:
1) Сбербанк картасына:
2202 2001 4822 9600
+79293630862
Иноятова Мунджия Фарзатовна – күршедәге авыл советы урнашкан үзәктә, Үләнкүл авылы мәктәбе директоры.
2) Омск татарларының төбәк автономиясе сайтына кереп, «Сделать пожертвование» тамгасына басарга.
Акча күчерү формасы ачыла. Карточка реквизитларын һәм үзегез теләгән сумманы күрсәтергә.
«Назначение платежа» дигән язуны табып, «Добровольное пожертвование пострадавшим при пожаре в д. Каракуль» дип өстәү мәҗбүри. (Мин андый язуны тапмыйча, акча күчерүнең максатын теркәмәдем. Автономия шурасы рәисе Миниханов Радик Минигалиевич исеменә tatarlar-omsk@mail.ru адресына хат юлладым, Каракүл авылы кешеләренә тапшырыгыз әле, дип үтендем. Җавап шундук килде: Радик Минигали улы, тапшырырбыз, борчылмагыз, дип язган иде).
Ысулны үзем сынап караганга күрә, уңайлы һәм мәшәкатьсез булуын әйтә алам.
3) Банктан күчерү өчен реквизитлар:
ИНН 5506033835 КПП 550401001 ОКПО 47130520 ОГРН 1035500003516 р/с 40703810045000000080 в Омском отделении №8634 Сбербанка России в г. Омске БИК 045209673 кор/с 30101810900000000673
Общественная организация Региональная татарская национально-культурная автономия Омской области «Маданият» (ООРТНКА ОО «Маданият»)
644010, г. Омск, ул. Масленникова, 70 – 2 тел.: +7 (3812) 49 45 87, +7 929 366 25 24 E-mail: tatarlar-omsk@mail.ru
Общественная организация Региональная татарская национально-культурная автономия Омской области «Маданият», Председателя Совета - Р.М. Миниханов.
Милләттәшләргә ярдәмегез кабул булсын. Аллаһ барыбызны да төрле афәтләрдән сакласын!
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев