Логотип Идель
Язмалар

Кариев театры 33 нче сезонын япты

Шул уңайдан сезонга нәтиҗәләр ясалды.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры "Мио, минем Мио!" спектакле белән 33 нче сезонын япты. Шул уңайдан сезонга нәтиҗәләр ясалды. 

Кариев театрының 33 нче сезонының: 

Иң актив яшь тамашачысы - Нәргизә Зәйнетдинова
Иң актив тамашачысы – Нурия Гатауллина
Иң актив гаиләсе - Илназ һәм Гөлнара Шәрәфиевләр
Иң актив мәктәбе - Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясе
Кариев театрының 33 нче театраль сезонын социаль челтәрләрдә иң актив яктыртучы дип - “Сәхнә" журналы танылды.

Шулай ук, 33 нче театраль сезонның иң истәлекле вакыйгаларын яктыртуда ярдәм күрсәткәннәре өчен «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Шаян-ТВ» телеканалы һәм ДТРК «Татарстан» телеканалы коллективлары рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Театрның баш режиссёры Ренат Әюпов һәм артистлар Илфат Камалиев, Илфат Гыйбадуллин һәм Алсу Фәйзуллина "Габдулла Тукай тууна 135 ел тулу уңаеннан" дип исемләнгән истәлекле билгеләргә лаек булдылар.

Илүзә Ибәтуллина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев