Логотип Идель
Язмалар

Кашы кара, буе зифа...

Ркаил Зәйдулланың "Идел" архивындагы язмасын укырга тәкъдим итәбез.

Ркаил Зәйдулланың "Идел" журналы архивындагы язмасын тәкъдим итәбез.

Җанварлар турында фильмнар карарга яратам. Үзебезне танып белергә, холык-фигылебезне аңларга ярдәм итә. Шаккатыргыч технологияләр дәверендә дә без, баксаң, җанварлардан әлләни ерак китмәгәнбез.

Менә җәйраннарның туй вакыты. Юк, туй әле башланмаган. Ике ата җәйран сөзешә. Читтәрәк өч-дүрт төши күзәтеп тора. Бераздан аңлашылды: яшь «егет» җәйран карт җәйранның «хәрәм»дәге урынын алырга тели икән. Мөгезне мөгезгә терәп бик озак басып торды болар. Өлкәннең гайрәте сүнеп бетмәгән, тик аңарда инде яшь көндәштәге кебек тыелгысыз дәрт тә юк. Күрмәгәннең күрәсе килә! Шактый озак каршы торды чал җәйран, «хәрәм»не кулдан ычкындыру социаль статусны да югалту дигән сүз бит әле ул. Табигать шартларында «өстә калу» турыдан-туры мәгънәгә ия. Чиген генә – читтән күзәтеп торучы гүзәлкәйләр өчен синең элекке казанышларың да, хәер, син үзең дә юкка чыгасың. Карт җәйранның башын иеп элекке гаиләсеннән китеп баруы бик кызганыч күренеш иде. Без кешеләр шул! Чатнаган мөгезенә чүпрәк тасма бәйлисе килде; һичьюгы берәр кызыксындырумы, юатумы премиясе бирерләр иде кеше булса. Яки яшь җәйранга киңәшче булып калса ни була?! Тәҗрибә уртаклашырга, яшь җәйран терекөмеш йөгерткәндә колагына пышылдап торырга... Юк, табигать аяусыз, вакыт чыкты икән, кит, син инде монда кияү түгел...

Ташы кызса да, яшь кияү төшиләргә башын югалтып ябырылмады. Иң әүвәл һәммәсен иснәп чыкты, бер читкә китеп кыяфәтләренә янә күз дә төшерде бугай. Шунда гына аңладым: ул «баш хатын»ны, иң кадерлесен, хүррәмен сайлый иде! Сайлагач та, төп эшкә керешкәнче, бик озак назлашты, ышкынды, ялашты алар. Башка төшиләр исә бер кырыйда сабыр гына үлән чемченде, үз нәүбәтен көтте, берәү дә җиңелүче карт җәйран артыннан йөгермәде. Табигый сайланыш, бернишләп тә булмый.

Сайлап алынган төшинең йөреше үзгәрде хәтта! Ул атламый, бии иде! Чыннан да, үз-үзен тотышы, башын ханәшләрчә чөеп алулары, койрыгының өскә калкуына кадәр башкалардан аерылып тора бит, вәт! Әллә аның сайланма булуы безнең күзне алдыймы? Югыйсә, әле генә дүртесе дә бер төсле иде гади күзгә.

Ир-атның үзенә хатын-кыз сайлавын шулай ук аек акыл белән аңлатып булмый. (Хәзер инде күбрәк хатын-кыз егетне эләктерә, ләкин бу – гайре табигый цивилизация казанышы). Төз буйлы чибәр егетнең юантык, кәкре аяклы хатын-кыз белән барганын күрсәгез, һич шикләнмәгез – ул аның өчен җиһанда иң гүзәл зат! Хатын-кыз егетне үзе сайлаган дип, йәисә егет аңа бай кызы булган өчен өйләнгән дип ялгыша күрмәгез. Зәвекъ мәсьәләсе бик четерекле нәрсә.

Белгечләр язуынча, иң-иң борынгы заманнарда юан, симез хатын-кызны гына гүзәл затка санаганнар. Зәвекънең төбендә дә прагматизм ята. Юан хатыннарның югары бәяләнүен белгечләр ул дәвергә хас ризык кытлыгы белән аңлата. Ачлыктан инде ауга чыгарга да хәле калмаган борынгы ир-атның янәшәдәге итләч хатынга нинди мәхәббәтле караш ташлавын күз алдына китерегез! Аурупада урта гасырларда да юан хатын-кыз матурлык эталоны саналган. Рембранд картиналары хәзер сәер тойгылар уята, ә бит ул заманының иң гүзәл хатын-кызларын сурәтләгән. Белгечләрнең моңа да аңлатмалары бар: ул чорларда Аурупада йортлар начар җылытылган, ә юан хатында җылы күбрәк була. Әлбәттә, хатын-кызның төп вазыйфасы турында да онытырга ярамый, бала табар өчен киң янбашлы, мул күкрәкле хатын әйбәтрәк. Урысларда «худой» сүзе элегрәк «начар» дигән мәгънәне генә аңлаткан.

Аурупада хатын-кызларның ябыклыгы XIX гасыр урталарында гына модага керә. Бу мода, гадәттәгечә, Париждан тарала. Мәгълүм ки, моданы югары катлам гамәлгә кертә. Анда инде караны ак диюче осталар җитәрлек. Өченче Наполеонның хатыны Евгения тумыштан арык булганга һәм күпме ашаса да юанаймасын белгәнгә, үзе ише хатын-кызларны гына янына җыйган. Императрица хозурында буласың килсә, диетага күч! Тәхет тирәсенә омтылучылар, ни гаҗәп! ул заманда да күп булган. Шулай да картиналарда сурәтләре калган әлеге хатын-кызлар, һәм Евгения үзе дә, хәзер безгә шактый тулы тәнле булып күренә.

Шәрекътә исә, шагыйрьләрнең сөйгән ярларын камышка йә газәлгә, җәйранга охшатуларына караганда, урта гасырларда ук инде сылу гәүдәле кызлар өстенлекле булган, мөгаен. Табигый! Монда бит кышкы озын төннәрне каһәрләп, салкын таш пулатларда хатынны кармалап җылыну проблемасы юк.

Татар хатын-кызлары хакында нинди тарихи хәбәрләр бар соң? Казан ханы сараенда егерме ел хезмәт иткән урыс әсире «Казан тарихы» әсәрендә Сөембикәне болай тасвирлый: «Бе бо царица образом красна велми и в разуме премудра, яко не обрестися такой лепоте лица ея во всех казанских женах и девицах, но и во многих руских на Москве, во дщерях и в женах в боярских и во княжнах». Әлбәттә, бу тасвирламадан Сөембикәнең йөз-кыяфәтен күз алдына китереп булмый. Шулай да аның нугай кызы икәнен искә алганда, кара күзле, кара кашлы һәм күчмә халык хатын-кызларының күбесенә хас сылу гәүдәле булуын фаразларга мөмкин. Һәрхәлдә, ул, янәшәдә аны күзәтеп яшәгән әсир замандашы әйткәнчә, Казандагы һәм Мәскәүдәге хатын-кызлардан аерылып торган.

Татар җырларының барысында да диярлек кара күзләргә, нечкә билләргә мәдхия җырлана. «Кашың кара, буең зифа, Күзең дә кара синең...» Димәк, уйнап торган кара күзле, төн кебек кара чәчле, күл камышы кебек сылу гәүдәле хатын-кыз бездә инде борынгы заманда ук матурлык эталоны булып саналган. Аурупа рыцаре юан хатынының кочагына чумып җылы эзләп маташканда, безнең бабайлар инде, һи-и... Әйткәндәй, җылыга һич тиенә алмаган шул рыцарьлар бераздан көньякка тәре яулары оештыра башлыйлар да инде.

Ләкин тарихи хәбәрләрнең төрлесе бар. Озак гомер Казанда яшәгән алман табибы Карл Фукс (1776-1846) яза: «Татар хатыннары арасында бик матурларын күрмәдем шикелле. Андыйларны бик астында тоталардыр, шуңа күрә мин өченче дәрәҗәдәге вак чухурларның (мещаннар) хатыннары, кызлары турында гына сөйли алам. Юантык гәүдәле, уртача буйлылар. Ирләре кебек үк гәүдәне төз тоталар, әмма атлап йөрүләре ташка үлчим. Капчыксыман киемнәре комачаулыймы соң...(...) Балалар уйный торган курчакка охшап калганчы иннек-кершәнне артык күп ягынып, бит тиресенең табигыйлеген җуялар. Яңак сөякләре чыгып торганга, киң йөзлеләр... тәннәре, мин күргән кадәресе, саргылт төстә, пергаментка охшаган».

Кара күзләр хакында берни дә әйтми мимеч. Әллә бу әйтеп тә тормаслык дәрәҗәдә табигый, күнегелгән булганмы?

Карл Фукс татар кызларыннан мәхәббәт хатлары да алгалаган:

“Бәхет китерүче гыйззәтлем каршында баш иям! Бибәһа җаным! Хисләремне суырып алып, хәсрәт дәрьясына салучым минем! Күңелемнең шаһы! Синең каршыңда сәҗдәгә китәмен. Безне ерак аралар аерып торса да, йөрәкләребез бер тында тибә; син баскан эзләрне үбәмен дә тәсбих төймәләрен энҗе итеп хат сәтырларына тезәмен вә синең тарафыңа юллыймын. Шәфкатьле якыным, калдырма мине; ягымлы күз карашыңны миңа төбә, йолдызым булып кабын, кояшым булып балкы! Исән-имин бул, куанычым минем! Миңа багышланган көннәрең озая барсын, ярабби!»

(Марсель Галиевнең кире татарчага тәрҗемәсе).

Йәгез, ир-егетләр, кулны йөрәккә куеп әйтик: мондый мәхәббәт мәктүбен иҗат иткән кызны юантык гәүдәле, кәкре аяклы итеп күз алдына китереп буламы?

Мондый сүзләр энҗе тешләр арасыннан чия сыман сусыл иреннәргә орынып кына коела ала. Бу шагыйранә сүзләрнең иясе хур кызыдай зифа буйлы, җәйрандай өркәк, фәрештәдәй гөнаһсыз... һ.б. һ.б.

Юк, без җанварлар түгел! Ходай безгә фантазия биргән, матурлыкны үз кирәгебезгә ятышлы образлар ярдәмендә күзаллар өчен хыял канатларын йөрәгебезгә элгән. Маңгай күзе – ботак тишеге. Ә бездә күңел күзе бар! Төз гәүдәле чибәр егетнең кәкре аяклы бер юантык хатын-кыз белән култыклашып баруын күрсәгез, меркантиль фаразларыгыз белән матурлык дөньясын рәнҗетә күрмәгез. Сүз тылсымы теләсә кемне гүзәлләрнең гүзәле итә ала.

Без шуның белән җанварлардан бераз аерылабыз да...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев