Логотип Идель
Язмалар

Казакларда кунакта

Безнең өчен Краснодар кайсы ягы белән билгеле? Мөгаен, бөтенебез дә атаклы Краснодар чәйләрен исенә төшерер.

Безнең өчен Краснодар кайсы ягы белән билгеле? Мөгаен, бөтенебез дә атаклы Краснодар чәйләрен исенә төшерер. Аннары, кайберәүләр бу шәһәрнең көньяктагы край үзәге булуын гына түгел, «Магнит» кибетләр челтәре ватаны икәнлеген дә хәтерләр.

Шурик белән Лидага сәлам бирдек

…Казан кебек үк, Краснодар шәһәре дә чәчәккә бай икән. Аерма шунда гына: Краснодарда бөтен урамнарда розалар хуш ис бөркеп утыра, ә бездә петуния – купшылыкның иң кәттә күрсәткече.

Безнең өчен Краснодар кайсы ягы белән билгеле? Мөгаен, бөтенебез дә атаклы Краснодар чәйләрен исенә төшерер. Аннары, кайберәүләр бу шәһәрнең көньяктагы край үзәге булуын гына түгел, «Магнит» кибетләр челтәре ватаны икәнлеген дә хәтерләр.

Краснодар – Кубань һәм казаклар башкаласы. Моны барыбыз да мәктәптән үк беләдер. Монда кешеләр «г» авазын «һ»лаштырып әйткәнне «Тын Дон», «Казаки кубанские» кебек совет фильмнарын караганда ук ишетеп үстек. Краснодарга килеп төшкәч, башта кешеләрнең сөйләше колакны «ертты», билгеле. Ә ярты сәгатьтән соң инде үз сөйләмем дә Кубань марҗаларын көнләштерерлек иде. Кубань башкаласының совет киносы белән тагын бер искиткеч бәйләнеше бар икән. Краснодарга барырга туры килсә, сез дә шәһәр үзәгендә, Технология университеты каршындагы аллеяда «Шурик маҗаралары» фильмындагы Шурик белән Лидага куелган һәйкәлне күрми китмәгез. Кызганыч, фотолары әйбәт килеп чыкмаган – үзем мактана алмыйм.

Трамвайлар – раритет түгел

Гомумән, монда совет чоры белән бәйле истәлекләргә адым саен юлыгасың. Мәсәлән, трамвайлар 1-2 кеше утырткан раритет түгел, тулы канлы транспорт төре. Мин аларның Краснодарда хәтта икешәр вагон таккан нөсхәләрен очраттым! 5нче номер иде. Хәтергә туксанынчы елларда Казандагы бишенче маршрутта йөргән вакытлар төште. Их бар иде бит заманалар, шыгрым трамвайга син дә эләгә алсаң, бәхет була иде…

«Русиядә мәчетсез шәһәр юктыр», дип, Краснодарда да мәчет эзләп киттем. Интернетта Краснодар мәчете турында уңай фикерләрне байтак укыгач, теләгем тагын да көчәйде. Әмма мәчет ниндидер бакчачылык ширкәте территориясендә урнашкан, диделәр. Алай ерак йөрергә вакыт тар иде шул, бара алмадым. Аның каруы, шәһәр буйлап җәяү дә, җәмәгать транспортында рәхәтләнеп йөрдем.

Шәһәр дә, аның халкы да ниндидер ыгы-зыгысыз, уңай дигән тәэсир калды миндә. Һәм, күпчелек көньяк шәһәрләренә хас булганча, әлеге уңайлыкның традицияләре күптәннән килә. Урамдагы ике яклы хәрәкәт арасы агачлар һәм гөлләр ярдәмендә аерып куелган булу, светофорлар, юл кичүләренең еш урнашканлыгы – болар берсе дә берәр чемпионат яки универсиада алдыннан ашык-пошык эшләнмәгән. Урамнарда утырып торыр урыннар күп! Кафелар янында гына түгел – кояш эссесендә әлсерәсәң, «бишенче нокта»ны кая төртим икән дип аптырап йөрмисең.

Әби патша һәм тараканнар...

Әмма хәләл туклану нокталары кытлыгы үзен бик сиздерә. Тагын кайсы ягы белән истә калды Краснодар? Эссе төне белән – көндезге бөркүлек төнлә дә сүрелми икән. Ә бит август аенда бездә инде төннәрен салкынча. Краснодар аэропорты да тиз генә онытылмас инде. Билетларда да, «маңгай язуы»нда да ул Пашковский исемен йөртә. Ә, күрәсең, аэропортларны мәшһүр шәхесләр исеме белән атау кампаниясе шаукымындадыр, аңа Екатерина II аты кушылган. Өстән төшерелгән карарлар халыкка да аңлаешлырак булсын, күренебрәк торсын, дисәләр, ул эшне бездә һәйкәл белән беркетәләр. Шулай итеп, Пашковскийның ял зонасында Әби патша һәйкәле тора. Купшы, бронзадан. Эчтәге залларда чабыш атларыннан да җитезрәк тараканнар чабыша. Их, белсәләр иде алар Әби патша йөзен ничек кызартканнарын…

Язманы күтәренке рухта тәмамлыйсым килә. Ап-ак диварлы Кубань дәүләт университеты каршында фотога төштем. Аңа 2020 дә йөз ел тулган икән. Казан университетының төп бинасы да ап-ак булгангамы, бу университет беренче караштан ук үзенә җәлеп итте…

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев