Язмалар
Казанда бер ир-атны тукмаганнар
Чистай урамындагы банк бүлеге янында бер ир-атны кыйнаганнар.
Казанда банк бүлеге янында бер ир-атны тукмаганнар. Бу хакта tatar-inform.tatar язды.
31 декабрьдә көндез Чистай урамындагы банк бүлеге янында бер ир-атны кыйнаганнар. Ул әлеге банкта гариза язарга җыенган булган, әмма бина янында танышларын очраткан. Ир-ат сүзләренчә, алар аннан акча таптыра башлаган. Тиздән ир-атлар арасында низаг купкан һәм моның ахыры үзара тукмашу белән тәмамланган.
Шуннан соң зыян күргән ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзер анда әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев