Китап сатучы балаларны әти-әниләреннән алганнар
“Бу акчага нәрсә аласыз?” – дигән сорауга балалар: “Аны әти аракыга тота”, - дип җавап биргәннәр…
“Бу акчага нәрсә аласыз?” – дигән сорауга балалар: “Аны әти аракыга тота”, - дип җавап биргәннәр…
Опека хезмәткәрләре Казандагы 11 яшьлек кызны һәм 8 яшьлек малайны гаиләләреннән алалар. Хәзерге вакытта әти-әнине тикшерәләр, әгәр бернинди дә хокук бозу очрагы табылмаса, балаларны кире гаиләләренә кайтарачаклар.
Балаларның гомеренә бернинди куркыныч янамый үзе: гаиләнең фатиры әйбәт, кыз белән малай киендерелгән, ашатылган. Ләкин барыбер ата-ана хисапта тора. Әниләрен ата-ана вазыйфасын үтәмәгән өчен ике тапкыр административ җаваплылыкка тартканнар. Ахыргы тапкырында – кечкенә баласын мәктәпкә бирмәгәне өчен.
Прокуратура тикшерүе әтиләренең китап саткан акчага аракы алу фактын дөрес түгел дип таныды. Балаларның әти-әниләре эшлиләр, ләкин рәсми рәвештә түгел. “Исерткеч эчемлекләрне кулланалар, әмма кайвакыт кына”, - дип әйтә гаиләнең таныш-белешләре.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев