Язмалар
Коронавирус: 18 кеше хастаханәдә, 25е өйдә дәвалана
Татарстанда бүген коронавирусның 43 яңа очрагы расланган, шуларның 1се читтән кертелгән, калганнары – элемтә аша.
Татарстанда бүген коронавирусның 43 яңа очрагы расланган. Шуларның 18е хастаханәгә урнаштырылган, 25 кеше өйдә дәвалана.
Шәһәр һәм районнар буенча, Казан – 19, Актаныш, Лаеш - 2, Биектау, Яр Чаллы, Яшел Үзән – 4, Лениногорск – 2, Түбән Кама – 3, Кукмара, Питрәч һәм Теләче – 1 очрак.
Яшь төркемнәре буенча, 18яшьтән 30 яшькә кадәр - 3, 30дан 50 яшькә кадәр - 10, 50дән 60 яшькә кадәр һәм 60тан 70 яшькә кадәр - 9, 70-80 - 4, 80 яшьтән 90 яшькә кадәр - 6 очрак.
16 июньгә Татарстанда барлыгы 4001 коронавирус очрагы теркәлгән.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев