КОРОНАВИРУС: 21 КЕШЕ ХАСТАХАНӘДӘ, 17 КЕШЕ ӨЙДӘ ДӘВАЛАНА
21 кеше хастаханәгә салынган, 17 кеше өйдә дәвалана.
Кичә Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагы расланганы турында язган идек. Бүген исә элемтә юлы аша 38 очрак теркәлгән.
Тулырак: http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/koronavirustan-unikenche-lem-ochragy
Иң күп очрак - 60-70 яшьлек кешеләр арасында - барлыгы 17 очрак. 18 яшьтән 30 яшькә кадәр - 4 очрак, 30-50 яшькә кадәр - 7 очрак, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр - 6, ә 70 яшьтән 80 яшькә кадәр - барлыгы 4 очрак расланган.
Шәһәр һәм районнар буенча, Казан - 19, Яр Чаллы -9, Түбән Кама, Нурлат - 2, Югары Ослан, Биектау, Лаеш районы, Менделеевск, Питрәч һәм Тукай районында - 1 очрак.
18 июньгә Татарстанда барлыгы 4078 коронавирус очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә 2907 кеше сәламәтләнгән.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев