-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
-
СТРЕСС БЕЛӘН КӨРӘШҮ ЫСУЛЛАРЫ Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авырлуарның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.
-
«Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырылды Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
КОРОНАВИРУС ЙОКТЫРГАН АЙСЫЛУ ГАЛИЕВА: "БЕРНИНДИ СИМПТОМ БУЛМАДЫ"...
Татарстан китап нәшриятының балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиева коронавирус йоктырган. Бу хакта ул үзе хәбәр итә. Ходай тизрәк терелергә насыйп итсен берүк! Аның әлеге язмасын "Матбугат.ру" сайтыннан алынды:
Фото: ВКонтакте сәхифәсеннән
"Кичә ковид йөртүче белән контактта булганга күрә эштән кайтып киткәндә, башта, 12 көн нишләп кенә бетәрмен икән дигән уйдан башка уй юк иде. Әйе, барып анализ биреп кайтырга да, тискәре нәтиҗәсен алып, тынычлап ятарга дип планлаштырып йөрдем.
Йогышлы авырулар хастаханәсенә барып, борыннан һәм тамак төбеннән анализ алганда да тыныч - тыныч булмаган кеше кузгалып китәрдән элек машина тәрәзәсенә килеп төшкән яфракны төшереп утырамы инде, йә? Ишегалдында тезелеп киткән, кайсы КТга, кайсы авыру салырга чират көткән ашыгыч ярдәм машиналарын да битараф кына санап тордым: бер якта унбиш, икенче якта... Иртәгә әзер буласы нәтиҗәне бүген кич үк хәбәр иттеләр. Әйе, уңай...
Психологлар авыр хәбәрне кеше башта кире кага ди, мин моңа әзер идем бугай инде. Иң беренче эш итеп маска киеп куйдым: өйдә өч бала бит. Мин - сертотмас үрдәк кебек туганнарга, дусларга хәбәр салам: кемнең җәй көне, кемнең әлерәк кенә авырып терелүе хакында ишетәм. Аралаша торган кешеләр бит әле...
Киңәшләр бер капчык булды: суны күп эчәргә, организм сораса, ачы әйберләрне күп ашарга, карлыганны теләсә нинди формада (катырган, кайнаткан, болгаткан), ә дарулар, типовой протокол инде ул, икенче фотода: азитромицин, арбидол, гриппферон, һәм канны сыегая торган препаратлар. Терелеп килүчеләр әйтүенчә, кире чыгарлык булганчы, эчәсе дә эчәсе. Ничек башланамы? Минем бернинди симптом булмады. Ютәл аз гына, бүген борын/тамак кырып тора. Һәм тиз арыта, хәл бетә. Алдагы ике көндә очрашуларда булырга туры килде, үзем сакланам дип, башкаларны чир ияртүдән саклаганмын, Аллага шөкер, маскамны салмадым.
Бүген иртән балаларны мәктәпкә җибәрмәвемә, үземнең дә кермәвемә сөенеп бетә алмыйм: ничә кешене куркыныч астына куяр идек...
Хәзер ничек тә өй җәмәгатен сакларга тырышасы инде", - дип уртаклаша Айсылу Галиева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз