Язмалар
КОРОНАВИРУСТАН 74 ТАТАРСТАНЛЫ ВАФАТ БУЛДЫ
Татарстанда тагын бер кеше Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булды.
Татарстанда тагын бер кеше Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Татарстанда коронавирустан үлүнең 74нче очрагы теркәлде», — диделәр министрлыкта.
1974 елгы ир-ат яңа коронавирус инфекциясе аркасында килеп чыккан пневмония белән Казанның 7нче хастаханәсе базасындагы вакытлыча инфекцион госпитальгә китерелгән була.
Вирусны ачыклыйлар, үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә расланган, диделәр ведомствода.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев