Логотип Идель
Язмалар

КОРОНАВИРУСТАН ТАГЫН ИКЕ ҮЛЕМ ОЧРАГЫ РАСЛАНДЫ...

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән.

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«22 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада Covid-19 инфекциясеннән 73 үлем очрагы теркәлгән», диелгән хәбәрдә.

1977 елда туган хатын-кызны коронавирус аркасында килеп чыккан пневмония белән Әлмәт үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә китергәннәр. Пациентның хроник авырулары да булган.

Казанда яшәүче 1947 елда туган хатын-кызны пневмониянең катлаулы формасы белән Казан федераль университеты медсанчастенә китергәннәр. Лаборатория тикшеренүләре вакытында Covid-19 ачыкланган. Үлем сәбәбен экспертиза нәтиҗәсендә ачыклаганнар.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев