Язмалар
Коронавирустан вакцинаның 5 дозасын кадаганнар. Ялгыш...
Пациенткага “берни булмаган”...
Литваның Мариямполь шәһәре дәваханәсендә пациент ханымга ялгыш коронавирустан вакцинаның 5 дозасын кадаганнар. Бу хакта Delfi порталы хәбәр итә.
“Вакцинаны сыекламыйча 5 дозасын да бергә бер кешегә кадаганнар. Бу кеше факторы”, – дип сөйләгән хастаханә директоры Мантас Чесна.
Аның сүзләренчә, пациенткага “берни булмаган”. Ул үзен яхшы хис итә, нибары укол ясаткан урында гына авырту тоя икән. Вакыйгадан соң табиблар Каунасс клиникасы һәм Pfizer вәкилләре белән элемтәгә чыккан.
Медикларның бу хатасы аркасында Мариямпольдә 4 кеше вакцинасыз калган. Инцидент буенча тикшерүне иртәгә тәмамларга ниятлиләр.
Сүз уңаеннан, Татарстанда 83 кеше яңа коронавирус йогышы белән чирләгән. Шәһәр һәм районнар буенча, иң күп очрак - Казанда (42), икенче урында - Яр Чаллы (7). Ә барлыгы 15 790 очрак теркәлгән.
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев