Котлыйбыз, магистрлар!
Бүген Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы магистрантлары диссертацияләрен уңышлы яклап чыктылар. Бүгеннән алар чын мәгънәсендә “магистр” исеменә лаеклы!
Бүген Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы магистрантлары диссертацияләрен уңышлы яклап чыктылар. Бүгеннән алар чын мәгънәсендә “магистр” исеменә лаеклы!
Яклау комиссиясе, аерым алганда И.С.Насипов, Ә.Ш.Юсупова, Г.Җ. Җамалетдинова, Ф.Р.Сибгаева – магистрлар башкарып чыккан эшне бик югары бәяләде. Чыннан да, укучылар сайлаган темалар да шактый кызыклы иде: “Д.К. Роулинг әсәрләренең төрки телләргә тәрҗемәләренә чагыштырма анализ (татар, казах һәм төрек телләре мисалында)”, “Төрки дөнья кинематогра-фиясендә этнодокумен-таль феномен: лексик аспект”, “Лексико-грамматические особенности переводов стихотворений А. Ахматовой на татарский и турецкий языки”, “Татар һәм башкорт телләренең спорт лексикасын хәзерге вакытлы матбугатта куллану үзенчәлекләре”, “Төрки лексикография контекстында татар теленең тәрҗемәле сүзлекләре”, “Тюркология контекстында Ф.С. Сафиуллинаның лингвистик мирасы”, “Кытайда яшәүче төрки халыкларның этномәдәнияте”, “Татарстан Республикасын-да гастрономия туризмы: лингвомәдәни аспект”, “Татар һәм башкорт телләрендә аваз чиратлашулары”. "Мәдәниятара багланышларда төрки телләр" программасын тәмамлаган магистрлар киләчәктә тюркология һәм татар теле өлкәсендә фәнни эзләнүләрен дәвам итәр дигән өметтә калабыз!
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев