-
Коронавирус йоктыручылар саны арта Пандемия башланганнан бирле республикада 155 185 коронавирус очрагы теркәлгән.150 591 кеше сәламәтләнгән
-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Коточкыч авария: алты кешенең гомере өзелгән
Самара өлкәсендә юл һәлакәте алты кешенең гомерен өзгән.
Авария Ульяновск - Димитровград-Самара трассасында булган. Мәглүматлар буенча, "КИА" автомобиленең 38 яшьлек йөртүчесе алдагы машинаны узу тыелган урында каршы як полосага чыккан һәм Татарстан номеры куелган "Шевроле" машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Ул машинада биш кеше булган.
Нәтиҗәдә, авариядә алты кешенең: ике шофер, шулай ук "Шеврол" автомобиленең пассажирлары — 42 яшьлек хатын-кыз, 18 һәм 6 яшьлек ике кыз һәм 19 яшьлек егетнең гомере өзелгән. Егетнең Татарстаннан булуы билгеле.
Әлеге вакыйга буенча полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, - дип яза tatar-inform.tatar
фото һәм чыганак: "Татар-информ"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз