Язмалар
Чиләбедә коточкыч юл-транспорт һәлакәте
Фараз буенча, йөк машинасының томозлары эшләмәгән.
Кичә М-5 трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.
Чиләбе өлкәсенең Юрүзән һәм Сатка шәһәрләре арасындагы трассада йөк машинасының тормозлары эшләми башлый. Зур йөк машинасы, туктый алмыйча, үзенең алдыннан баручы биш җиңел машинаны бәрдерә. Ике кеше алынган җәрәхәтләрдән урында җан бирә. Өч кеше дәваханәгә озатылган.
Һәлакәт урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре, табиблар һәм коткаручылар эшли.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев