Логотип Идель
Язмалар

КУКМАРАДА БЕР ИР БАТЫП ҮЛГӘН

Ир-атның гәүдәсен водолазлар икенче көнне генә тапканнар.

Ир-атның гәүдәсен водолазлар икенче көнне генә тапканнар.

фото: МЧС

Татарстанның Кукмара районында Туембаш авылы буасында 39 яшьлек ир-ат батып үлгән.

Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир гаиләсе белән буада коенган һәм бер мизгелдә күздән югалган.

Вакыйга урынына коткаручылар килгән, сулык акваториясен һәм ярны карап чыканнар, ләкин ир-атны тапмаганнар.

Ир-атның гәүдәсен водолазлар икенче көнне генә, ярдан 15 метр ераклыкта таба.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, гаилә коенган буа коену өчен җиһазландырылмаган.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев