Логотип Идель
Язмалар

Кышкы этюд (хатирә)

Әле дә хәтеремдә: фермада малларга ашатырга салам бетте. Февраль азагы. Җитмәсә, суык көннәр башланды, буран, коточкыч җил, чәнечкеле кар биткә бәрә, сулыш алып булмый. Олы Саздан тракторлар белән ике эскерт сөйрәп кайттылар.

..Әле дә хәтеремдә: фермада малларга ашатырга салам бетте. Февраль азагы. Җитмәсә, суык көннәр башланды, буран, коточкыч җил, чәнечкеле кар биткә бәрә, сулыш алып булмый. Олы Саздан тракторлар белән ике эскерт сөйрәп кайттылар. Минем мал караучым − скотник − Зирәкнең әтисе Барый абый. Зирәк − абыемның якын дусты, кара бөдрә чәчле, кара күзле, миннән 6-7 яшькә олырак чибәр генә егет, көн саен диярлек абый янына килә. Классташ кызыма гашыйк. Эскертләрне фермадан ерак түгел үзәнлектә калдырганнар, диделәр. Чыгып киттек Барый абый белән ат җигелгән чанага утырып. Күз ачкысыз буранда ат юлны көч-хәл белән тоя, әледән-әле читкә тайпыла. Барый абый юлны ничек чамалый диген, шунда ук дилбегәләрне тарткалап, атны эзгә кертә. Барып җиттек. Карасак, эскертебезне тоташ кар каплаган. Күрәсең, безгә кадәр беркем дә килмәгән. Төбен, аскы өлешен әзрәк кардан әрчедек тә, каерырга тотындык. Каерабыз-каерабыз − алып булмый. Бу бит хуҗалык кибәне кебек, җайлап-җайлап, көлтәсен-көлтәгә салган салам түгел, трактор бөтереп тутырган салам. Барый абый белән икәүләшеп саламны тартабыз − юк, алып булмый. Эскерт өстенә менәргә кирәк. Куллар өшеп бетте, аяклар бернәрсә сизмәс булды, күзне ачып булмый − керфек аша гына яктылыкны чамалыйбыз. Өскә кем менә? Барый абый менә алмый: атны тотып торырга кирәк, ат буранга чыдый алмый тынгысызлана; җитмәсә, чана өстендә дә тәҗрибәле кеше торырга тиеш, чөнки саламны дөрес төямәсәң, кайтканда кыйшаеп авып китәргә мөмкин. Минем тәҗрибә юк - унынчы сыйныфны тәмамлап, бер елга колхозда мәҗбүриләп калдырылган бала. Нишлисең, өскә менәм. Сәнәкләрне алмаш-тилмәш эскерткә кадап, шулар буенча үрмәли-үрмәли, менеп киттем өскә. Мең газап белән менеп җиттем (сәнәк эскерткә кадалмый, кар каплаган, кар асты бозланган; җитмәсә, бармаклар күшегеп каткан, һич тыңламыйлар!). Эскерт буйлап Барый абыйның сәнәген кире шудырып төшердем. Эскерт өстендәге карны таратып ташлаганнан соң, каера башладым. Шулкадәр авыр, һич каера торган түгел. Тал чыбыгы кебек унҗиде яшьлек кыз ич мин! Тешләремне кысып, күзләрдән утлар атылып чыкканчы көчәнәм: сынатырга ярамый, аста бит Барый абый тора. Фермага кайткач, "Җебек!" дип әйтсә, иртәгә бу хәбәр авыл буйлап таралачак. Җил өзеп-өзеп кенә аның нәкъ фермада гына сүгенә торган "матур" сүзләрен колагыма җиткерә. Шактый озак маташканнан соң: "Бүгенгә җитәр, Халисә, төш!" − дигән тавыш ишетелә. Күз алларым яктырып киткән сыман була. Соңгы сәнәкне каерам дип ыргылуым булды − артка таба мәтәлеп киткәнемне генә хәтерлим. Күземне ачсам, бөтен җир яп-якты, ак төстә. Шул кадәр тыныч, кар-буран тавышы да ишетелми, бары чигәләрдә кан гына йөгерә. Шунда ук җылынып киттем. Их, минәйтәм, төш күрәм ахрысы инде; уянсам, тагы кар-буран, давыл, суык... Тавыш-тын чыгармый гына ятам. Рәхәт... Берзаман нәрсәгәдер куркынып киттем. Кулларымны кымшатам − авыр, эндәшәм − тавышым чыкмый. Күз карашым аклыкка барып төртелә. Дөнья − ап-ак... Шуннан соң гына егылганым искә төште. Шундый чыгасым килми кар астыннан − чыксам, тагы салкын ферма, пычрак сыерлар, маңгайга китереп тибә торган, яңа гына бозаулаган яшь таналар... Их, ятасы иде шушы аклыкта, тынлыкта... Кинәт "Халисәәәәә!" дип кычкырган тавыш ишетелә. Анда − шушы ак кар стенасы артында − Барый абый. Юк, чыгарга кирәк. Соңгы көчемне җыеп, кулларымны селкеткәлим, тиберченәм. Ниһаять, буран сызгыра башлады, җил керде... Ике эскерт арасына кар утырган, шул йомшак карга батып төшкәнмен дә, өстемә эскерттән кар ишелгән икән. Барый абый белән көлештек тә, чанадагы салам өстенә утырып, ач сыерлар янына менеп киттек...
Никадәр вакыт үтсә дә, һич онытылмый шул күренеш. Аклык, тынлык, илаһилык...
Якты дөньяга чыгасы килмәгән бер мәл.

 

Халисә Ширмән

Фото: социаль челтәрләр

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев