Кыз бала абыйсының планшетын ваткан һәм ике бармаксыз калган
Бурятиядә туганының биш яшьлек кызының ике бармаган чабып өзгән ир-атны хөкем итәчәкләр.
Бурятиядә туганының биш яшьлек кызының ике бармаган чабып өзгән ир-атны хөкем итәчәкләр. Кыз бала абыйсының планшетын ваткан һәм ике бармаксыз калган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
Узган ел 31 августта иртәнге якта нәни кыз бала әтисе һәм абыйсына ияреп печән чаба торган урынга бара. Кич белән әти кеше кайтып китә, кыз баланы абыйсы белән урманда калдырып тора. Сабый туган абыйсының планшеты белән уйный һәм вата.
Абый кеше бу вакытта салмыш була, ул ярсып чыга. Шуннан соң ир-ат балта ала һәм сабыйның кулына чаба. Аннары ул яраланган баланы өйгә алып кайта һәм калдырып китеп бара.
Әти белән әни кеше сабыйның канга баткан кулын күреп алуга ук ашыгыч ярдәм чакыралар. Тик баланың ике бармагын саклап кала алмыйлар.
Тикшерүчеләр ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Гаепләү карары чыгарып, эшне судка тапшырганнар.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев