КЫЗ БАЛАНЫ КОТКАРГАН РАДМИР: "Үсеп җиткәч, полиция хезмәткәре булачакмын!"
Россия Тикшерү комитеты җитәкчелеге баланың батырлыгын бәяләп, “Батырлык һәм кыюлык” ведомство медале белән бүләкли
Татарстанның Чистай шәһәрендә яшәүче Радмир Галимовны кыз баланы педофилдан коткарганы өчен «Батырлык һәм кыюлык» медале белән бүләкләгәннәр.
Кечкенә геройга бүләкне Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре Белем көне уңаеннан уздырылган тантаналы линейкада тапшырган.
Россия Тикшерү комитеты җитәкчелеге баланың батырлыгын тиешенчә бәяли. Александр Бастрыкин карары буенча, Радмир РФ ТКның “Батырлык һәм кыюлык” ведомство медале белән бүләкләнгән.
Радмир, үсеп җиткәч полиция хезмәткәре булырга хыяллана икән. "Балаларны саклыйсым килә", - дигән герой малай.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев