Логотип Идель
Язмалар

КЫЗЫК: хатыннары да, ирләре дә - игезәк!

Шушы арада алар икесе дә берьюлы бәбигә узган.

АКШта кызык хәл блуган. Ике игезәк яшь кыз үз тормышларын игезәк егетләр белән бәйләгән.  Шушы арада алар икесе дә берьюлы бәбигә узган.

Бриттани белән  Бриана Диан һәм аларның ирләре  Джош белән Джереми Сейлерс - игезәкләр, шуңа күрә аларның балалары үзара берьюлы бертуган һәм ике туган булып чыгачаклар.

Джош һәм  Джереми Сейлерс Бриттани һәм Бриана Диан  белән 2017 елда Туинсберг (русчага Близнецберг дип тәрҗемә итәргә мөмкин) шәһәрендә игезәкләр фестивалендә таныша. Нәкъ 6 айдан алар ярәшү турында игълан итә, егетләр кызлар алдында берьюлы тезләнә һәм сөйгәннәренә бер төрле балдаклар бүләк итә. Игезәкләр парының туйлары 2018 елда үткән. Шул вакыттан алып ике гаилә пары да Вирджиния штатында урнашкан уртак өйдә яши.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев