Логотип Идель
Язмалар

ҮЛЕМ СӘБӘБЕ - КОРОНАВИРУС...

8 августта Татарстанда коронавирус белән авыручы тагын ике кеше үлгән.

8 августта Татарстанда коронавирус белән авыручы тагын ике кеше үлгән. Бу тикшеренү нәтиҗәләре белән расланган. Татарстан Республикасында коронавирус буенча оператив штабта шулай дип белдерделәр.

1934 елгы Чаллы кешесен, коронавирус инфекциясе йоктыруда шикләнеп, йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары системасында җитди өзлегүләр фонында пациентның хәле тагын да начарайган. Үлемнең сәбәбен ачыклау өчен, патологоанатомик экспертиза үткәрергә туры килгән. Вирус идентификацияләнгән.

1951 елгы Чаллы кешесен ике яклы пневмония диагнозы белән шулай ук йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр. Пациент эндокрин һәм йөрәк-кан тамырлары системасында хроник авырудан интеккән. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев