Логотип Идель
Язмалар

Лилия Муллагалиева: "Әздән генә сине югалта яздым, улым..."

Рәхмәт сиңа! Син мине әни кеше иттең. Без синең бн күп сынауларны җиңәргә өйрәндек. Олы тормыш юлына төкле аягың бн улым!

Лилия Муллагалиева инстаграмда үзенчәлекле пост урнаштырган. Олы уллары Данил 18 яшен тутырган көнне җырчы аның үлемнән калуы хакында язган:

 "Нәкъ 18 ел элек, Аллаһым мине әни булу бәхетен тоярга насыйп итте. Кичәгедәй хәтердә, барлык кичерешләр,сөенечләр, күз яшьләре... Әйе, күз яшьләре сөенечтән дә, көенечтән дә... 14 сәгать чирләү һәм табибларның салкын карашлары аркасында әздән генә сине югалта яздым, улым. Бү кичерешләрне мәңге онытылырлык түгел.Үземнең дә күз аллары караңгыланып, аңны җуяр дәрәҗәдә, көчкә тартып, сузып, өстемә атланып сине таптырдылар... Котылдым, ниһаять, тудырдым, дип җиңел сулап куймакчы идем, юк, баланың суламавы, үпкәсе тулы су икәне, бик каты һавасызлыктан интеккәне ачыкланды. Ул көнне бәби табучылар күп булды. Алар арасында җиңел генә туучы сабыйлар да һәм минем Данилым кебек интегеп, тумас борын, дөнья бн хушлаша язганнары да бар иде. Эссе җәй көне, бала табу йорты профилактик чараларга ябылырга тора. Бер бер артлы конвейер кебек бәби көтүче әниләрне таптыралар. Махсус тулгак ясый торган дарулар, системалар аша бер ничә көн , атна алдан таптыралар. Әле дә истә, груша башлы, кап - кара төстәге җан кисәген болгап болгап тордылар да, тиз генә алып та киттеләр. Менә шулай улымны күрмичә дә, кочаклый алмыйча да калдым. Үзем авыл кызы булганлыктан күрәсең, ярылып,күз тамырлары шартлап, тагын әллә ниләр эшләп бетсәм дә, тиз аякка бастым, рәтләнә башладым. Сөтем дә күп булып төште. Ләкин ашатырга баламны гына бирмәделәр, ул үзе сулый алмый, пневмония, һ.башка күп төрле диагнозларны санап киттеләр. Шулай ике көннән соң махсус тын алу җайланмасына тоташтырылган, бар җиренә система, тагын әллә ниләр куелган улымны, ашыгыч ярдәм машинасы бн ,реанимация бүлегеннән беренче балалар хастаханәсенә алып киттеләр. Мин күз яшьләремә тыгылып,өзгәләнеп,үкси үкси елап,  күкрәкләрем шартлар дәрәҗәдә утырып калдым. Ә бит бер нәрсә дә эшләп булмый,бар белгәннәрне укып, ходайдан ялварып догалар укудан кала берничек тә балама ярдәм итә алмый идем... 5 көн дигәндә мине чыгардылар. Бала табу йортыннан баласыз чыгудан да олы кайгы юк.Моны кичерергә язмасын. Ярый әле мине улымның исән булуы бераз өмет бирә иде, тиз генә җыенып туп туры хастаханәгә юл тоттык...", - дип яза Лилия.

 - Шулай итеп сөтемне савып, бутылкаларга салып, тамчысын да әрәм итмичә көн дә улыма йөри башладым.Баш очына утырып Аллаһымнан сорадым да сорадым... гомер сорадым, гарип калмавын сорадым, чөнки белә идем табиплар гел кисәтеп тордылар. Алда исән калган очракта да төрле ааырулар булырга мөмкинлеген әйттеләр.... Ильсур бн өй төзи башлаган чор. Аның тын алырлык та аакыты юк... Көндә иртән мине илтеп куя, кич барып ала. Кайткач елый елый сөйләшүләр, өметле күз карашлары... Шулай 21 көн узып китте, Данил аппаратсыз сулый алмый иде. Аппараттан аерып карыйлар бер ике сәгать эчендә бала зәңгәрләнә башлый кабат кушалар...3нче тапкыр аергач, Аллаһыма шөкер ниһаять Данил стабильно сулый башлады. Ул вакытта сөенүләр, шатланулар.... Табибларның да сабыр булырга өндәп торулары, ярдәмнәре миңа көч бирә иде...Менә шулай 1 ай була дигәндә безне өйгә чыгардылар. Ай буе сөтемне бетермичә, шешәдән ашарга өйрәнгән булуга карамастан,тырышып тырышып мин аны имезергә өйрәттем һәм 1 яшькә кадәр ашаттым. Тормыш шулай җайланып киткәндәй булды, әмма туганда күргән травмалар Данилга үсешкә, развитиегә нык комаучалады. Бары тик Аллаһы тәгаләнең ярдәме белән, Ильсурның настырный булып врачтан врачка йөртүе, 4 яшьтән хоккейга бирүе, физик яктан гел шөгелләнеп торуы, кыйммәт дарулар бн вакытында дәвалап җитешә алулар, массажлар, төрле дәвалаулар , 5 бал бн туган, 21 көн суламаган Данилны аякка бастырды.... Бүген улым сиңа 18 яшь. Бу сынаулар Аллага шөкер артта калды.Берүк сәламәт бул бәгърем, күп курдең инде син, чыдам, тырыш булырга өйрәндең. Шуңа миңа бер кешедән дә кыек сүз әйтертәсем килми. Син башка төрле, үзенчә,кадерле.Бәхетле бул балам! Яратам, яклыйм, кызганам үзеңне. Аңлата алмаслык икенче төрле хис бн сиңа карыйм. Рәхмәт сиңа! Син мине әни кеше иттең. Без синең бн күп сынауларны җиңәргә өйрәндек. Олы тормыш юлына төкле аягың бн улым! Бәхетле, гомерле, сәламәт бул!" - дип яза Лилия Муллагалиева.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=33750

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев