Логотип Идель
Язмалар

Лопатин районы татарлары янында экспедициядә

Йөз тапкыр ишеткәнче, бер мәртәбә күрүең артык, ди халкыбыз. Пенза өлкәсенең татар авылларын күрү насыйп булды. Әләзәннәр (Югары, Урта, Түбән) белән генә төкәнми икән монда татар ягы!

Йөз тапкыр ишеткәнче, бер мәртәбә күрүең артык, ди халкыбыз. Пенза өлкәсенең татар авылларын күрү насыйп булды. Әләзәннәр (Югары, Урта, Түбән) белән генә төкәнми икән монда татар ягы!

ТР Фәннәр Академиясе Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ галимнәре, өлкә буйлап комплекслы экспедицияне дәвам итеп, Лопатино районы авылларын йөреп чыкты. Институт фольклорчылары И. Ямалтдинов һәм Р. Сафиуллина, диалектолог А. Бәдртдинова,  этномузыколог  Н. Нургаянова, текстолог-археограф Г. Зәйниева, эпиграфист В. Усманов, сәнгать белгече А. Борһанова Селәү, Иске Вершаут, Иске Карлыган, Берлек авылларында халык белән аралашты. Селәүдә биш йөздән артык йорт бар, сигез йөз чамасы кеше яши. Вершаут белән Карлыганда - кимрәк. Берлек - кечкенә авыл, 1928 елда Вершауттан берничә хуҗалык аерылып чыккан булган. Экспедициянең максатларыннан берсе - халык сөйләмен барлык үзенчәлекләре һәм табигый бизәкләрен саклаган хәлдә язып алу.  

Бу як халкының сөйләме йомшак, монда сузыбрак сөйлиләр. "Ч" авазын цыкылдамыйлар - әдәбигә якын итеп әйтәләр. Селәү, Иске Вершаут, Карлыган, Берлектә кешеләр үзләрен татар дип атыйлар. Яг"ни, кайберәүләр ялгыш уйлаганча, халык аңында биредә мишәрлеккә бернинди ишарә дә юк.

Лопатин районында мөнәҗәтләр, бәетләр күп табылды. Шулай ук такмакларны байтак яздырдык, беркадәр балалар фольклоры очрады. Хатын-кызлар тукуга, чигүгә оста булган, әле хәзер дә бик күп кул эшләнмәләре сакланган. Агач, калай тимер эше осталарының да шушы җирлеккә генә хас бизәкләре гаҗәеп кызыклы. Алар шактый әйбәт хәлдә сакланган. Пенза якларында кабер ташлары сакланмаган. Әмма Венер Усманов  Лопатин районында хәтта берничә кабер ташы да абайлады. Бу якларда гарәп имлясында язылган китаплар да байтак табылды. Аларның ни хәлдә булуын, фәнни кыйммәтен шулай ук белгеч билгеләде.

Селәү, Вершаут, Карлыган авылларында әлегә мәктәпләр бар. Кызганыч, кайберләрендә кайсыбер сыйныфларга балалар җыелмаган. Татар теле предмет буларак атнага 1-2 дәрес укытыла, диделәр.

Лопатин районының татар авылларында кешеләр җырга-моңга гашыйк, уңган.     Милләттәшләр безне, Казан кунакларын ихлас бер кунакчыллык белән каршы алды, хәзинәдә бар сыен табынга куеп сыйлады. 

Ә сыйлар бу якларда, алар әйтмешли, эчке затыннан башка оештырыла, яг"ни бары тик хәләл. Казы, т өрледән-төрле хәләл колбасалар;  йөзәңге, катлама һәм, әлбәттә, җирле хуҗабикәләрнең шаһәсәре - алаша итеннән пәрәмәч. (Укучылар өчен кызык дип табылса, бер- ике рецепты белән уртаклаша алам).

 Кунакчыллыгы өчен дә, милли-мәдәнимирасыбызны җыюда фәнни экспедициягә зур ярдәмнәре өчен дә Пенза ягындагы милләттәшләргә чын күңелдән рәхмәт!

фото: Иске Карлыган авылы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев