Логотип Идель
Язмалар

Үләселәр бар икән...

Ул әле һаман да аның кайтасына ышана иде...

Ул әле һаман да аның кайтасына ышана иде...
Инде кич булды, маллар көтүдән кайтты. Тузан тынды. Офык читендә бераз вакытка эленеп калган кояш, суга баткандай, кинәт кенә күздән югалды, җиргә караңгылык иңә башлады. Әле көтүнең дә чыккан көннәре генә, шуңа күрә арып кайткан малларның тавыш-тыны ишетелми. Хәлләре бетеп, сузылып яталар. Салкынча. Кичке тынлыкны ярып, су буенда бакалар бакылдавы ишетелә. Авыл йокыга әзерләнә. Сабира капка төбендә утырган җиреннән калтыранып куйды, бишмәт өстеннән бөркәнгән шәленә ныграк төренде, аякларын кәлүш кидерткән киез итекләренә тирәнрәк чумырды. Кайтырга тиеш иде дә бит Сабир... Кайтмады, күрәсең.
Акрын гына кыштырдап, карчык өйгә керде. Аның мал-туары юк. Картының кырыгын үткәргәннең икенче көнендә үк эре мөгезлесен сатты, әтәч-тавыкларын күршеләрдән суйдырды, бәрәннәрен, каз-үрдәкләрен оялары белән туган тиешле халыкка өләште. Карты әйткән иде: "Карчык, минем кырыгымны үткәргәч, яныма килергә әзерләнә башла. Миннән соң күп тормассың". Үләсен каян белгән диген! Ул вакытта Сабира гомер иткән картының тилемсә тоелган сүзләрен колагына да элмәде, алай да җавапсыз калдырмады: "Үлсәң, кырыгың дип көтеп ятмам әле. Түбән оч Бәдригә ябышам да чыгам. Рәхәтләнеп яшәп калырмын ичмаса". Карты, гадәттәгечә, авызын зур ачып, шаркылдап көлде: "Ха-ха-ха! Кирәгең бар ди синең Бәдригә! Сине түгел ул, Гөлчирәне алачак! Бүген, әнә, таң-иртәдән кибет янында авызга авыз куеп сөйләшеп торалар иде". Янәсе, Сабираның канын кыздырмакчы була. Гомергә шундый тозсыз сүзле булды инде карты. Сөйде бит шуны, чукынчыкны. Карты да яраткандыр, әнә, олыгаеп китсә дә, кызлар кебек җил-җил басып йөргән карчыгын көнләшеп, үзе артыннан теге дөньяга кыстап утырмас иде. "Исең киткән икән иске чикмәнгә. Бүген Гөлчирә, иртәгә Сабира. Бәдри дәртле карт ул. Миннән алда үлеп кенә кара, барыбер үз дигәнемне эшлим: чыгам дигәч, чыгам Бәдригә!"
Бәдри дигәннәре таякка таянып, көч-хәл белән йөри торган, бер колакка чукрак, бер күзенә ак төшеп сукырайган туксанга җитеп килә торган карт иде...
Әй, гомерләр. Карты белмичә әйтмәгән икән. Шул сүзләреннән соң ярты ел да яшәмәде, Сабираның ялгызын калдырып, китте дә барды. Күрәсең, Сабирага да Алла каршына барырга вакыт җиткән инде. Чыннан да, бармы икән соң ул Алла?!
Ишек келәсен эләктерә алмыйча изалангач, Сабира эчендәге ярсу белән "Әй, Аллам!" дип куйды. Бетсә дә бетәр икән кеше. Кайчандыр ирләрдән уздырып эшләгән Сабира бит ул. Менә хәзер келә эләктерергә көчең калмасын инде... Әй, Аллам!
"Юктырсың ла, Алла! Әгәр булсаң
Сабыр итмәс идең бу эшкә..."
Каян килде инде башына бу юллар?! Кичке якта Сабира көфер уйлардан курка. Ә тегеләре, бу турыда белгән кебек, башында умарта күчедәй гөжли башлыйлар. Нәкъ менә кич җитеп, караңгы төшә башлагач. Иренең үлеменнән соң беренче көннәрдә Сабира утсыз караңгы бүлмәдә берүзе йокларга курыкты. Төне буена ут яндырып чыга иде. Шул вакытта инде ул картының теге тозсыз сүзләрен исенә төшерде. Имеш, аның кырыгыннан соң Сабира үләргә тиеш. Юкса, әле яңа гына өчесен уздырдылар. Әле кырыгына кадәр җидесен үткәрәсе бар. Җидесендә Корьән ашыннан соң кемдер сорап куйды: "Камил абзый һава торышын бәәк төгәл әйтә торган иде, үләсен дә белеп үлде микән әллә?" "Ие шул, - диеште карт-коры, - юраганы бик юш килә иде Камилның". Сабирага шул җитә калды. Картының җидесеннән соң башында үлем турындагы уйлар бал кортлары кебек гөжли башладылар...
Ә урамда яз иде. Апрель ае үз көченә керә: күз алдында карлар эреп акты, җир ачылды. Су буенда сап-сары йолдызлар булып, үги ана яфрагы чәчкәләре балкыды. Бераздан ямь-яшел чирәм типте. Бер оя каз, ике оя үрдәк бәпкәләре чыкты. Пипелдәп йөргән кечкенә йомгакларга карап, Сабираның үзәге өзелде: кайсы җүләрнең шушындый вакытта якты дөньяны калдырып, китеп барасы килсен?! Камилен әйтер идем... Вакытлы-вакытсыз... Әле җитмәсә, хатынын да үз артыннан ияртмәкче...
Сабираның бөтен җаны-тәне карышты. Көннәрнең берендә тәрәзәләрне пәрдә белән каплап куеп, ишекне бикләде дә, эчке якта торган трильяж көзге алдына килеп басты һәм... анадан тума чишенде. Карчык инде, әйтәсе дә юк. Кайчандыр сылу, тыгыз тәннең эзе дә калмаган. Тик шулай да ул кадәр үк бетерешкән түгел бит әле! Җитмеше дә тулмаган ич! Үз аягында туры итеп басып тора, кәкрәйгән-бүлтәйгән урыны юк, дөрес, корсак асылынган, толымнары чаларып, сынык кыска чәчләр бүселеп чыккан; соң, унсигез яшьтә түгел бит инде... Үз-үзенә әйләнә-тулгана карап торганнан соң, карчык баш чайкады һәм каты итеп кычкырып, аяк тибеп әйтеп куйды: "Юууук, Камил. Үлмим әле мин!"
Шул сүзләрне әйтеп бетерүе булды, стенада эленеп торган күкеле сәгать кадагыннан ычкынып, Сабираның аяк астына килеп төште. Сабира куркудан күкрәк төбеннән чыккан күкле-яшелле тавыш белән кычкырып җибәрде һәм, аңын югалтып, шул сәгать янына егылды. Ярый әле, башы белән бәрелмәде. Бераз вакыт салкынча идәндә яткач, һушына килде, әкрен генә торып утырды, киенде. Көзге каршында әйләнгәндә, такта идәннең бер басмасы сыгылып, идәндә басып торган өч яклы көзгене кымшатканын ул күрде, тик шул көзгенең бер чите сәгатькә ышкылганы күзенә чалынмады. Сәгатьнең төшеп ватылуы аның өчен Камил җибәргән сигнал иде: димәк, Камиле "Үләсең!" - диде... Шул көннән башлап, Сабира үләргә җыенды.
Авыр икән ул үлем көтү. Ярар, үләрсең. Күмәрләр. Ә аннан соң ни була? Тәне, череп, исләнер, сүләре агар, итен кортлар ашар. Ә җаны? Кырык көн буе шушы хәшәрәтне күзәтеп торасы булырмы? Әй, Аллам... Кырык көннән соң җан күккә аша, ди. Сабира бу турыда авыл мулласыннан сорап белде. Мулла дип, бергә тәгәрәп үскән классташы Гарәфи инде. Белеп сөйлидерме, белмичәме, башына чалма урагач, өстенә озын казаки тектереп кигәч, Гарәфи тирә-яктагы иң кәттә мулла булды да куйды. Баштарак берничә ел дәфтәрдән укып, ясин чыкты, дәфтәргә карап, никах укыды, аннан ятлады тагы үзе. Мәктәпкә йөргәндә, ике куплет шигырьгә дә көче җитмәгән Гарәфи хәзер озын-озын аятьләрне сиптерә генә. Их, шул мулласы Гарәфи булмыйча, авыл халкы белмәгән бер кеше булсачы! Һичшиксез, Алланың барлыгына, берлегенә ышаныр иде Сабира! Соң, ничек инде гомер буе ата коммунист булган Гарәфи картаймыш көнендә Аллаһ илчесенә әйләнсен ди?!.
Ярар, әйләнгән инде. Менә шул Гарәфи Сабирага әйтте: Аллаһ каршына баргач, синең ике як җилкәңдә утырган фәрештәләр тормыш-хәятең турында хисап бирерләр һәм Пәйгамбәреңнең исемен сорарлар, диде. Яхшы-начар гамәлләреңне санарлар, яхшылары җәннәткә юл күрсәтер, начарлары тәмугка өстерәр, диде. Кешеләрне алдаган булсаң, кызган таба ялатырлар, диде. Сабира аны тыңлаган саен уфтанып куйды. Соң, алдамыйча гына яшәлмәде инде. Яшәп кара син алдамыйча! Чая иде Сабира, кибетче иде. Шул вакытта партком секретаре булып утырган Гарәфи генә дә итәк астыннан күпме товар соратып алды! Алдамыйча кара син... Әй, Аллам...
Юк, үләргә генә түгел, тәмугка әзерләнергә кирәк Сабирага. Ураза тотмады, сәдәка бирмәде.. Әле менә кичә телевизордан сөйләделәр: имеш, уразаңны калдырсаң, ике йөз сум сәдака биреп, гөнаһтан котылып була икән. Фидия сәдакасы, ди. Гомер буе күпмегә җыелыр икән? Күрәсең, байлар шуңа мәчет салдыралар да, гөнаһларын юалар... Әстәгыфирулла, тәүбә, тәүбә, Ходаем, ярлыка! Тәүбә дигәнннән, тәүбә кылды кылуын, тик күңеле белән үзе үк бу тәүбәсенә ышанмады. Аңа ничек Алла ышансын?! Үз гомерендә күпме кеше "Сабира, җаным, тәүбә иттем, бүген соңгы тапкыр бер ярты бир дә, башка ул әйбернең янына да якын бармыйм" дип, тәүбә итте?! Ышандымы ул аларга?! Ә нишләп Сабирага Аллаһ ышанырга тиеш ди?! Юк, ышанмаячак. Мең тапкыр тәүбә итсә дә, Сабира үз-үзенә дә ышанмас иде...
Камилнең кырыгын үткәрделәр. Бу көн җиткәнче, Сабира корыды-кипте, шыр сөяккә калды, тамагына ризык үтмәс булды. Кайчандыр яктырып балкыган күзләре тоныкланды, кешенең йөзенә дә күтәрелеп карарга курыкты. Туганнары да, күзләрен яшереп, "Китәр, озак тормас" дип пышылдаша башладылар...
...Үлгәнче, Сабираның Сабирны күреп, бәхилләшеп үләсе килә иде. Сабиры да "бүген кайтам" дип шалтыратты, югыйсә. Кайтмады.
Шулай итеп, тагы бер көн узды. Кырыгыннан соң икенче атна китте инде. Әҗәле якынлашадыр. Әй, Аллам... Вакыт елгасы бар, диләр. Шуның бер тамчысы гасырга тиң икән. Адәми затка ул елганың суын эчәргә насыйп булмаган шул... Мәңге яшәр иде югыйсә...
Сабира караватка менеп, юрганга төренеп яткач, үзенең мәңгелеккә күзен йомган туганнарын барлый. Нишлиләр икән инде алар, теге якта? Аллаһ аларның язмышын кая билгеләде икән? Мәрхүм әбисенең бик тә моңлы бер көе бар иде. Агачтан ясалган сәкедәге түшәккә менеп йокларга яткач, әбисе гел шул көйне көйли иде:
Әлпи, әлпи, Аллаллаһ, нур Мөхәммәд саллалаһ,
Башым куйдым туфракка, күңелем бирдем Аллага.
Алла, Алла, дигәндә, оҗмах ишеге ачылсын,
Сөбханалла, дигәндә, караңгы гүрем яктырсын.
Кабер эченә кергәч тә, килер ике фирештә,
Исемнәре Мөнкир - Нәнкир, савап итәр һәр эштә.
Раббым -"Аллам" дисәмче, динем "ислам" дисәмче,
"Пәйгамбәрем - Мөхәммәд" дип, җавап бирә алсамчы...
Сабираның да хәтеренә уелып калган бу җыр. Ярап куйды әле, һәр кич шушы җырны кабатлый хәзер. Күңеленә җиңел булып китә. Менә бүген дә, күзләрен йомды да, эченнән генә моң агылды: "Алла, Алла дигәндә..."
...Башта капканы дөбердәттеләр, аннан кемнеңдер капка келәсен суырып алганы ишетелде, ул да булмый, тәрәзәгә килеп кактылар. Сабираның йокысы качты. Өй ишегенең келәсе төшми калды бит... Көче җитмәде. Хәзер кереп үтереп чыгып китәрләр микәнни?!. Тик тәрәзәгә шакыган кеше өй ишегенә якын бармады, үтә дә газиз, үтә дә якын тавыш белән "Сабирау! Мин кайттым!" дип дәште...
Бераздан Сабира белән Сабир өстәл артында чәй кайнаганын көтеп утыралар иде инде. Сабир аптыраган кыяфәт белән карчыкка бик озак текәлеп торгач: "Ай-яй, Сабира! Кайсы төшең авырта, нишләдең син?" дип, аһ-ваһ килде. Сабирага шул җитә калды. Борыны шунда ук мышкылдап чыкты, тавышы калтырады. Күзләрен сөртеп:
- Үләрмен мин, Сабир, - диде. - Озак тормам кебек.
Сабир күзләрен челт-мелт йомгалады.
- Соң, әле бит узган айда гына җир җимертеп йөри идең, нәрсә булды, кайсы төшең авырта? - дип өзгәләнде.
Сабираның күзләреннән туктаусыз яшь акты.
- Бер җирем дә авыртмый... Таза-сау мин.
- Соң, шулай булгач? Нишләп үләргә җыендың болай?! Бер ай эчендә тоз кебек эреп аккансың бит, әй!
- Менә, шулай инде... Камилем әйтте: "Кырыгымны үткәргәч, син дә минем янга күчәрсең", - диде. Кырыгы үтте. Ииии... Шушы көннәрдә мин өзелермен... Бәхилләшеп калыйк, дидем...
Сабир күзләрен шар ачып, Сабирага карап утыруында булды. Картның җыерчыклы йөзе катып калган иде. Бераздан соң иреннәре хәрәкәткә килде.
- Алай икән... Миңа да үлемтекләремне карап куясы булыр инде алайса...
Сабира куркынган күзләрен Сабирга текәде.
- Авызыңнан җил алсын, юләр! Син түгел, мин үләм!
Сабир каһкаһәләп көлеп алды.
- Алай икән! Үзең генә ычкынырга җыенасыңмы?! Әллә оныттыңмы?
- Нәрсәне?!
- Безнең бертуган карындаш игезәк апа-эне икәнне?! Башта син тугансың, аннан ун минуттан мин туганмын! Син үлсәң, мин дә үләчәкмен!
Сабира кулын селкәп, йөзен чытты.
- Кит әле, юкны сөйләп утырма! Син әле егетләр кебек, типсәң, тимер өзәрлек! Бергә туган бергә үлми!
- Алай димә-ә, туганым, - диде Сабир сузып. - Дунай урамындагы Кәримә белән Сәлимәне исеңә төшер!
Сабира тынып калды, куркынган күзләре зур булып ачылды.
- Исеңә төштеме?! Кәримә өзелгәч, Сәлимә икенче көнне үк җан тәслим кылды!
- Ул бит... Алар бит..
- Нәрсә алар? Безнең кебек үк игезәкләр иде.
- Аның бит... Аның бит Сәлимәсе егылып үлде!
- Егылгандыр инде, үрә катып үлмиләр. Егылган да үлгән. Менә шул. Син үлсәң, мин дә үләм.
- Юк! Үлмисең!
- Соң, Сабира, мин дә шулай дим ич. Дөнья белән хушлашырга өлгерербез әле, анда безне зарыгып көтеп тормыйлардыр, дим.
- Камил миңа "Үләсең" диде. "Кырыгымны үткәргәч, үләсең" диде. Мине көтә ул.
- Сабира, тыңла. Син миңа игезәк апа тиешле кеше. Шулаймы? Син үлсәң, мин үләм. Мин үлсәм, син үләсең. Ә мин үлмәсәм, син нишлисең?
Сабираның мондый сүз боткасыннан күңеле болганды.
- Китсәнә, син дә, Камил кебек, тозсыз сүз сөйләп, башымны әйләндерәсең.
- Яшең җиткәч туксанга, абынасың тупсага, дия иде бабай. Туксанга җиткәч, мин дә абынырмын. Ә менә җитмеш тә тулмаган килеш, абынырга җыенмыйм.
- Барысы да Аллаһ кулында...
- Сабира, әйдә, болай эшлибез. Син беренче булып тудыңмы?
- Инәй шулай ди иде инде...
- Ызнащит, шулай. Бу дөньяда гаделлек булырга тиешме?
- Тиештер инде, кем белгән анысын...
- Тиеш. Син беренче тугансың, җитмәсә, беренче булып үләргә җыенасың. Гаделме? Юк. Ызнащит, син беренче булып тугансың, ә мин беренче үләм. Гаделме? Гадел.
Сабира тагы йөзен чытты. Каян кайтты бу Сабир, инде бит барысы да хәл ителгән иде.
- Камил әйтте...
Сабир йөзен түшәмгә күтәреп, уһылдап куйды.
- Уһ! Тагы Камил! Әйдә соң, үзеннән сорыйк! Камил!
Сабирның үз яшенә биргесез калын тавышы түшәмгә кадәр күтәрелде дә, юл тапмыйча, ышкылып, алгы якка йөгереп үтте, ачык торган юшкыннан кереп, мич торбасында җил булып уйнап алды.
- Камиииил! Сабира бер егерме еллап килми әле яныңа, көтмәәәә! Яме?!
Ул да булмый, плитә өстендә кайнап чыккан чәйнек әче итеп сызгырып-пошкырып җибәрде. Сабираның күз аллары караңгыланып түгәрәкләнде, колакларында кан шаулады, коты алынудан аяк-кулларының хәлсезләнүен сизде, әмма аңын җуймады.
- Менә, күрдеңме? Камилең "Ярар!" диде. - Сабир җәһәт кенә чәйнекне сүндереп, яңадан өстәл артына килеп утырды. - Шулай булгач, борыныңны салындырып утырма, үлмисең әле син. Ышанмасаң, бир монда кулыңны.
Сабираның кулын тартып алды да, беләзек турысындагы сырларны санады.
- Менә, кара. Бер, ике, өч. Һәр сыр утыз елга тиң. Ә хәзер минекен кара. Бер, ике, өч. Күрдеңме? Син дә, мин дә туксан яшькә кадәр яшибез, башта мин үләм, аннан - син. Ышандыңмы инде хәзер?
Сабираның авыр итеп сулап, "Ай, Аллам!" дип куюдан башка чарасы калмады. Гаҗизләнеп, шактый вакыт Сабирга карап торганнан соң, кулына тоткан аш сөлгесе белән энесенә кизәнде:
- Соң, Алла бәндәсе, аны алданрак кайтып әйтергә ярамадымыни?! Ай буе нишләп яттың ул Бәкер санаториесендә?! Сыерны саттым, бәрәннәрне тараттым, каз-үрдәкләр − берсе дә калмады! Ничек яшим мин хәзер туксанга кадәр?!.
...Бу вакытта авыл өстендә галибанә яктырып, таң сызылып килә иде инде...

Халисә Ширмән

 

Тышлыктагы фото: Авторның сәхифәсеннән алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев