Логотип Идель
Язмалар

МӘЕТЛӘР ҖИРЛӘҮ ХЕЗМӘТЕ ЭШЛИ БАШЛАДЫ

Гадәттә якыннарны җирләү мәсьәләсе килеп баскач, кайгыдан югалып калган кешеләр тиз арада эшне оештыруга мохтаҗлык кичерә.

Гадәттә якыннарны җирләү мәсьәләсе килеп баскач, кайгыдан югалып калган кешеләр тиз арада эшне оештыруга мохтаҗлык кичерә. Дөрес итеп җеназа үткәрү бөтен мөселман өчен мәҗбүри дини йөкләмә (фарыз) булып тора. Мөэмин-мөселманнарга булышу максатыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә мәетләр җирләү хезмәте эшли башлады.

Әлеге хезмәт белгечләр халыкка тәүлек буена консультацияләр бирә, мәетне юу һәм озату мәсьәләләре буенча Казан имамнарын оештырып җибәрә, хәнәфи мәзһәбе буенча җеназа үткәрергә ярдәм итә.

Моннан тыш, ритуаль эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен, мөфтият карамагындагы хезмәттә ләхет һәм баш такталары (обелиск), кәфенлекләр, шулай ук кәфенлек җыелмасы җитештерү өчен цех булдырылган.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мәетләр җирләү хезмәте карамагына шулай ук мәетне бер урыннан икенче урынга күчерү өчен катафалкада йөртүне, кабер казуны оештыру, шулай ук ЗАГС органнарында үлү турында таныклык алуда бушлай ярдәм итү керә.

Тулырак мәгълүмат - монда.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев