Логотип Идель
Язмалар

Мәетне өй янында җиргә күмә, өстен бетонлый һәм шул урынга эт оясы ясап куя...

34 яшьлек ир-ат әтисен үтерә. Аннары ул мәетне өй янында җиргә күмә, өстен бетонлый һәм шул урынга эт оясы ясап куя.

Краснодар өлкәсендәге Приреченский авылында 20 апрельдә 34 яшьлек ир-ат әтисен үтерә. Аннары ул мәетне өй янында җиргә күмә, өстен бетонлый һәм шул урынга эт оясы ясап куя.

Тикшерү версиясе буенча, 34 яшьлек ир-ат 60 яшьлек әтисенең аркасына ата. Мәетне яшерә. Әтисен сораучыларга исә «балыкка китте дә әйләнеп кайтмады» дип ялганлый. 

Тикшерүчеләр өя янында яңа гына бетонланган урынга игътибар итә. Аны сүтәләр һәм бер метр чамасы тирәнлектә мәет табалар.

Алдалап тору мәгънәсез булуын аңлаган ир-ат әтисен үтерү турында гаебен танып күрсәтмә бирә. Аның сүзләренчә, алар әтисе белән күптәннән бирле талашып яши. Бу хәлләр әтисе белән әнисе аерылышкач, милек өчен килеп чыга. Күптән түгел генә улы һәм әнисе бу йорттан күченеп китәргә мәҗбүр була. Үтерү булган көнне ир-ат әтисе яши торган йортка үз әйберләрен алырга килгән.

34 яшьлек ир-ат карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. 

Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Краснодар өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

чыганак: Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев