Логотип Идель
Язмалар

Мөгаллимнәр дә флешмобта катнаша

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты башлап җибәргән #МИНЕМТУКАЙ флешмобына Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы да кушылган һәм бик матур видео төшергән. И.Ж. Едиханов,

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты башлап җибәргән #МИНЕМТУКАЙ флешмобы үскәннән-үсә бара.

Оештыручылар сүзенчә, катнашучыларның саны 1000нән дә артып киткән. Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы да бик матур видео төшергән: институт директоры, профессор Р.Р. Җамалетдинов, профессор Ә.Ш. Юсупова, фән кандидатлары Р.М. Болгарова, Ф.Х. Габдрахманова, Э.Н. Динмөхәммәтова, Г.Ф. Җамалетдинова, Э.А. Исламова, Р.И. Латыпов, Г.Р. Мөгътәсимова, Г.Ә.Нәбиуллина, Р.С. Нурмөхәммәтова, Р.Р. Сәлахова, М.Р. Саттарова, Ф.Р. Сибгаева, И.Ж. Едиханов, кафедра хезмәткәрләре Г. Сафина, К.Насыйбуллина Габдулла Тукайның "Пар ат" шигырен  укый.

Кафедраның максаты – югары белемле, көндәшлеккә сәләтле филолог-белгечләрне әзерләү, гомуми тел белеме һәм тюркология өлкәсендә әйдәп баручы фәнни-мәгариф үзәк буларак кафедраның лидерлык позициясен ныгыту. Мондый укытучылар булганда, бу максат 100%ка ирешеләдер, дигән фикер калды видеоны караганнан соң!

 

Фото kpfu.ru сайтыннан алынды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: флешмоб

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев