Логотип Идель
Язмалар

«МИҢА ХАТЫНЫҢНАН ЗАРЛАНМА, СИН АНЫ ҮЗЕҢ САЙЛАДЫҢ» - әни киңәшләре

Ана кеше өйләнгән улына нинди киңәшләр бирә ала? Бүген шулар турында сөйләшербез.

Ана кеше өйләнгән улына нинди киңәшләр бирә ала? Бүген шулар турында сөйләшербез.

1. Улым, мин сине яратам! Минем сиңа биргән бөтен киңәшләрем дә - шуның билгесе.

2. Син миңа һәрчак таяна аласың. Ярдәмем кирәк булу белән - яз, шалтырат, кил.

3. Ләкин сәгать 22.00дән соң гына шалтыратма. Син ул вакытны хатыныңа багышларга тиешсең.

4. Сәгать 22.00 гә кадәр теләсә кайсы вакытта миңа шалтырат. Болай гына. Хәлемне белергә.

5. Беркайчан да тавыш күтәрмә.

6. Минем сиңа карата булган мөнәсәбәтне беркайчан да хатыныңнан көтмә. Сине мин дөньяга китердем, ә ул түгел.

7. Оекбашларыңны һәрвакыт үзең юып куй.

8. Дусларыңа хатының белән уздырган төнне сөйләмә. Беркайчан да.

9. Теш юу пастасын айга бер тапкыр алыштырырга тырыш.

10. Хатыныңа беркайчан да "Әни болай эшли иде", - димә.

11. "Әни тәмлерәк пешерә" дигән фикерне башыңнан чыгарып ат.

12. Хатыныңнан миңа зарланма. Син аны үзең сайладың.

Без бу киңәшләрне инстаграмда таптык. Алар белән килешәсезме?

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев