Логотип Идель
Язмалар

Милли хәзинә туплау юлында

 Айнур Әхәт улы Тимерханов – филология фәннәре докторы, доцент, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында бүлек мөдире. Аның белән фәнни эшчәнлек, сүзлекләр төзү һәм бүгенге көндә татар фәненең торышы турында фикер алыштык без.

 Айнур Әхәт улы Тимерханов – филология фәннәре докторы, доцент, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында бүлек мөдире. Аның белән фәнни эшчәнлек, сүзлекләр төзү һәм бүгенге көндә татар фәненең торышы турында фикер алыштык без.

Айнур Әхәтович, фәнни эшчәнлегегез хакында сөйләшкәнче һәрберебезне фән нигезләре белән таныштыра, киләчәк тормышыбызга әзерли торган әһәмиятле чор – мәктәп елларын искә алыйк әле.

Мин тумышым белән Саба районының Иске Икшермә авылыннан. Икшермә мәктәбе электән үк укытучылары белән дә, үзенең кайчандыр совхоздан да зуррак булган хуҗалыгы белән дә дан казанган. Республика күләмендәге абруйлылык озак еллар дәвамында Икшермә мәктәбе директоры булып эшләгән Кави Сәлим улы Байкиев исеме белән бәйле. Бүген мәктәп лаеклы рәвештә аның исемен йөртә.

Мәктәптә укыган елларда күп мәртәбәләр рус теле, физика һ.б. фәннәрдән район олимпиадаларында катнашканым булды. Аеруча инглиз телен яратып өйрәндем. Тел өйрәнү миңа шактый җиңел бирелде. Мәктәпне тәмамларга ике ел кала инглиз теле укытучыбыз – иң яраткан һәм ихтирам иткән остазым Герман Анатолий Вячеславович – телләр өйрәнү юнәлешенә ныграк игътибар итәргә кирәклегенә инандырды (үзем медицина өлкәсе белән дә кызыксына идем). Шул вакыттан алып, аңлы рәвештә инглиз теле белән активрак шөгыльләнә башладым. Укытучым кушканнарны даими үтәп барырга тырыштым: кичләрен мәктәпкә килеп, инглиз теле кабинетында бабиналы магнитофон тыңлау, инглизчә мультфильмнар карау, газета-журналлар, матур әдәбият уку; өйгә кайткач исә, бик начар сыйфатлы булса да, инглиз телендә сөйләгән радиодулкыннарга көйләнеп тыңларга тырышулар һ.б. нәтиҗәсен бирми калмады, әлбәттә. Мәктәп елларында ук Э.Хемингуэйның «Прощай, оружие» әсәрен оригиналда укып чыкканым да истә.

1989 елда укытучыбызны Америкага эшкә чакырганнар. «Укытучы китә икән» дигән сүзләр таралды. Ә Анатолий Вячеславович, әти-әнине очраткач: «Улыгызны укытып чыгармыйча, беркая да китмим», дип тынычландырган. Ул вакытта мин укытучымның карары үз язмышым өчен никадәр әһәмиятле булуын аңлап та бетермәгәнмендер әле. Еллар узгач, нәкъ менә ул күрсәткән юлдан китеп, шактый уңышларга ирешкәч, шул хакта уйланам да, укытучыма карата ихтирамым тагын да арта. Ихлас күңелдән рәхмәт аңа!

 

Укырга яратуыгызда әти-әниегезнең дә өлеше зур булгандыр, дип уйлыйм.

Әлбәттә, гаиләдә алган тәрбия, ата-ананың үзара мөгамәләсе бала үсешендә хәлиткеч роль уйный. Әти-әниемнең үрнәге һәм уңай йогынтысы тәэсир итми калмаган, билгеле. Әти агрономлыкка укыган, машина йөрткән, тракторда да эшләгән. Бик пөхтә кеше иде. Оештыру сәләте дә булган. Әнием дә яшь чагыннан ук укырга яраткан. Мәкаль-әйтемнәр кулланып сөйләшә иде ул. Әтигә кияүгә чыгып, күченеп килгәндә дә, үзе белән бик күп китап, төрле пластинкалар алып килгән булган. Телләр өйрәнүгә булган сәләтем дә әни ягыннан килә.

Кызганыч, әтиебез иртә дөнья куйды. Бар авырлык өч малай белән калган әни җилкәсенә төшкән, билгеле. Әмма без – малайлар да өйдә кул кушырып утыра торганнардан түгел идек. Ул вакытта миңа 15 яшь кенә иде әле. Хуҗалык эшләре белән зурларча шөгыльләнергә туры килде. Эшләп ашау, эшләп яшәүнең тәмен дә, кадерен дә белеп үстек. Җаваплылык хисенең ни икәнен дә шул вакытларда тойдым.

 

Нинди уку йорты сайларга дип озак уйландыгызмы?

Әйткәнемчә, чит телләргә бәйләп һөнәр сайлавымда хәлиткеч рольне инглиз теле укытучым Анатолий Вячеславович уйнады. Шулай мин Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр факультетына укырга кердем. Минем өчен иң беренче урында уку иде. Беренче ярты ел нәтиҗәләре буенча гарәп телен иң яхшы белгән студент буларак, «Нурулла» мәчете имамы Габдулла хәзрәттән акчалата бүләк алу да зур стимул булгандыр. Бу урында Институттагы гарәп теле укытучым Александр Савельевич Михеевны искә аласым килә. Югары квалификацияле белгеч, гаҗәеп талантлы укытучы, уникаль шәхес иде. Мәктәп елларында чит телләр өйрәнүгә булган кызыксынуымны Александр Савельевич гарәп теле мисалында тагын да дөрләтеп җибәрде. Институтны тәмамлаганнан соң да аның белән бергәләп дистә елга якын укытучылык иттек, төрле проектлар эшләдек.
 

Чит телләрне бик яратып өйрәнсәгез дә, киләчәгегезне милли Институт белән бәйләргә, туган телебезне өйрәнү-үстерү юнәлешен сайларга булгансыз.

Әйе, соңрак язмыш мине хәзерге эш урыным – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына алып килде. Биредә мин аспирантура тәмамладым, диссертацияләр якладым, фәннәр докторы дәрәҗәсен алуга ирештем. Инде менә егерме елга якын шул Институтта эшлим. Киң һәм якты юл ачып, фән дөньясына кертеп җибәрүче остазым профессор Фуат Әшраф улы Ганиев булды. Бүгенге уңышларым белән мин иң элек аңа бурычлымын.

Искиткеч гыйлемле, тәҗрибәле, тынгысыз остазыбызның киңәш-тәкъдимнәре эшегездә әле дә ярдәм итәдер?

Һәр кешенең уңышында кемнеңдер өлеше буладыр инде ул. Кирәкле чакта күреп алып, киңәшләрен биреп, дөрес юл күрсәтеп җибәрү дә бик мөһим бит. Фуат Әшрафович минем өчен әнә шундый кеше булды. 2002 елда кандидатлык диссертациясен, шул ук хезмәт нигезендә ВАК тарафыннан куелган аерым шартларны үтәгәннән соң, 2006 елда докторлык диссертациясен яклау, монография, сүзлек бастырып чыгару... Болар барысы да остазымның миңа карата булган ышанычы нигезендә ирешелгән уңышлар.

Аның бик кыю, тәвәккәл кеше булганлыгын да әйтеп үтәргә кирәктер. Ул һәрвакыт эшкә өндәде, тынычланырга урын калдырмыйча, фәнни эзләнүләрне дәвам итүне таләп итте. Кандидат дәрәҗәсенә ирешкәч исә остазым мине эшкә чакырды, сүзлек төзүнең нечкәлекләренә төшендерде, редакторлык эшенә өйрәтте.

 

Бүгенге көндә Сез турыдан-туры Фуат Әшрафовичның эшен дәвам итәсез – Институтта лексикография бүлеген җитәклисез. Сүзлек төзүнең бик вак һәм катлаулы өлкә булуы беркемгә дә сер түгел. Эшегезнең нәтиҗәсен күрү, хезмәт җимешләрегезне кулга алу алга таба да җиң сызганып эшләр өчен көч-куәт бирәдер, горурлык хисе өстидер...

Әйе, менә инде дистә елдан артык, 2007 елдан алып сүзлекләр бүлегенә җитәкчелек итәм. Шунысы игътибарга лаек: бүлектә эшләүче барлык хезмәткәрләр дә, сезнең үзегезне дә кертеп, аның шәкертләре. Димәк, остазыбызның эше, фәнни мәктәбе яшәвен дәвам итә! Эшебезнең үзәгендә Татар теленең алты томлы аңлатмалы сүзлеген төзү тора. Телебезнең гомумкулланышта булган сүзлек байлыгын теркәп тасвирлау бурычын үтәүгә юнәтелтелгән зур, фундаменталь фәнни хезмәт ул.

Сүзлекнең дүрт томы чыкты инде. Тагын ике томы булачак. Һәрберсе сигез йөз биткә якын. «Халыкны халык дип атарга нәрсә нигез була ала?» дигән сорауга мин, башка берничә мөһим күрсәткеч белән бергә, ул халыкның үзе сөйләшкән телендә аңлатмалы сүзлеге булуын да билгеләп үтәр идем. Бу чынлыкта да шулай. Татарлар – төрки халыклар арасында беренчеләрдән булып аңлатмалы сүзлекләрен булдырган халык. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге башка телләрдә дә шундый ук сүзлек төзү өчен өлге булып торган.
 

Ничек уйлыйсыз, бүгенге вазгыятьтә сүзлекләргә ихтыяҗ зурмы? Беренче чиратта нинди сүзлекләргә? Һәм аларны кемнәр төзергә тиеш? Сүзлекчеләргә бүгенге көн нинди таләпләр, бурычлар куя?

Сүзлекләрне үз өлкәсен, юнәлешен дә, сүзлек төзү принципларын да яхшы күзаллаган, белемле, тәҗрибәле галимнәр төзергә тиеш, әлбәттә. Ә бит игътибар итсәк, соңгы елларда кем генә нинди генә сүзлекләр төземи. Моның уңай яклары да, тискәре яклары да бар. Еш кына галимнәр төзегән сүзлекләр сатуга чыгып җитми, киң таралыш алмый. Ә китап киштәләренә барып җиткәннәренең фәнни ягы бик үк ышанычлы булмаска да мөмкин. Нәтиҗәдә, электән сүзлектән сүзлеккә күчеп, кабатланып килгән хаталар кимү түгел, арта гына бара. Бу инде сүзлекләрнең сыйфатына тәэсир итә.

Көндәлек эшебез татар теленең бүгенге яшәешен күзәтү, өйрәнү, булган үзгәрешләрне барлау, аларны фәнни нигездә анализлау һәм төрле чыганакларга, шул исәптән сүзлекләргә дә теркәп тасвирлаудан гыйбарәт. Шуларны һәм башка кайбер мөһим шартларны исәпкә алганда, Академиядә чыккан сүзлек закон төсмеренә ия дип тә әйтергә буладыр.

Әһәмиятле эш юнәлешләренең берсе – икетелле терминологик сүзлекләр эшләп бастыру. Соңгы берничә ел эчендә бүлектә бу юнәлештә эшләнгән шундый сүзлекләрдән «Татарча-русча хәрби лексика сүзлеге» (Р.Т. Сәфәров, 2017), «Татарча-русча-латинча кош атамалары сүзлеге» (Э.И. Сафина, 2018) кебек хезмәтләрне билгеләргә була. Озакламый балык, үсемлек атамаларын туплаган сүзлекләр дә басылачак. Татар теленең лексик байлыгын чит телләр яссылыгында яктыртуны күз уңында тотып, «Инглизчә-русча-татарча компьютер терминнары сүзлеге» (А.Ә. Тимерханов, Ф.И. Таһирова, Р.Т. Сәфәров, 2015) дә эшләнгән иде. Киләсе елларда «Гарәпчә-татарча сүзлек», кирилл һәм латин графикаларында «Татарча-инглизчә, инглизчә-татарча сүзлек»ләр дөнья күрәчәк. КФУ белгечләре белән берлектә татар теленең орфография сүзлеген төзү эше дәвам итә. Бүлек хезмәткәрләре шулай ук «Татар теленең кыенлыклар сүзлеге»н, «Татар теленең орфоэпия сүзлеге»н төзү өстендә эшлиләр. Институтта ике томлы «Русча-татарча сүзлек» һ.б.ш. хезмәтләр төзелә килә.

Безне бик нык борчыган нәрсә – сүзлекләрнең тираж мәсьәләсе, продукцияне иркен сатуга чыгару проблемасы. Һәр китапханәдә, һәр татар гаиләсендә булырга тиешле аңлатмалы сүзлек, мисал өчен, мең данә тираж белән басыла, терминологик сүзлекләрнең тиражы – алты йөз данә. «Сүзлекләрегезне каян алырга була?» – дип мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Шунысы кызганыч: бездә эшләнгән сүзлекләрне теләгән кешеләр китап кибетләреннән дә таба алмый, чөнки алар чикләнгән тираж белән генә басыла да дәүләткә тапшырыла. Сатуга чыгару мөмкинлеге бөтенләй каралмаган. Әмма соңгы елларда укучылар өчен бик яхшы мөмкинлек булдырылды: Институтта эшләнгән сүзлекләрнең электрон вариантын Фәннәр академиясе сайтындагы Tatzet платформасыннан (http://www.antat.ru/ru/tatzet/) бушлай йөкләтеп алырга мөмкин. Сүзлекләрнең заманча алымнар кулланып эшләнгән электрон фонды да булдырылды. Әлеге фонд – бүлек башлангычы белән КФУ белгечләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган бик файдалы ресурс. Билгеле, мондый мөмкинлек сүзлекләр бастыру мәсьәләсен көн тәртибеннән төшерми.


 

Сезнең фәнни редакторлыкта төрле сүзлекләр басыла. Алар хакында да сөйләп үтсәгез иде...

Редактор, бигрәк тә фәнни редактор эше – аеруча җаваплы эш, чөнки син белемең, тәҗрибәң белән сүзлек төзүчедән дә югарырак торырга тиешсең. Әлбәттә, фәннең бар өлкәләрен дә бертигез югарылыкта колачлап бетереп булмый. Ләкин шуңа омтылырга кирәк. Эш башкарганда иркен фикер алышу, төпле профессиональ һәм конструктив тәнкыйть өчен һәрвакыт урын булырга тиеш дип саныйм. Кешегә эшендә ярдәм итүне мин аны мактап утырудан түгел, ә вакытында җитешсезлекләренә ишарәләп, аларны төзәтү юлларын күрсәтү, эшен яхшырту мөмкинлекләрен ачып бирүдә күрәм. Ярдәм итәсең килә икән – тәнкыйтьлә!

Соңгы елларда икетелле терминологик сүзлекләр редакцияләү белән шөгыльләнәм. Алда әйтеп үткәнемчә, Р.Сәфәровның «Татарча-русча хәрби лексика сүзлеге», Э.Сафинаның «Татарча-русча-латинча кош атамалары сүзлеге»н редакцияләүдә катнаштым. Киләсе елларда О.Галимованың «Татарча-русча балык атамалары сүзлеге», И.И. Сабитова белән Г.Г. Сабероваларның «Татарча-русча үсемлек атамалары сүзлеге» басылачак. Аларны да, авторлары белән берлектә, басмага әзерләү өчен җаваплымын.

Бүлек эшенең тагын бер мөһим юнәлеше – татарча-чит тел сүзлекләре эшләп чыгару. Ул эшләргә минем төзүче буларак та, фәнни редактор буларак та өлешем керә. Р.Сәфәров тарафыннан «Гарәпчә-татарча сүзлек» эшләнеп килә. Үзем КФУ доценты Г.Сафиуллина белән бергәләп «Татарча-инглизчә, инглизчә-татарча сүзлек» төзү, аны редакцияләү өстендә эшлим. Ул кирилл һәм латин графикаларында басылачак. Берничә ел элек президент Р.Н. Миңнеханов Америкага баргач, аңа татар оешмасы вәкилләре шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иткәнлеге мәгълүм. Димәк, мондый сүзлеккә ихтыяҗ бар. Ул хөкүмәт йөкләмәсе нигезендә эшләнә. Киң катлау укучылар, шул исәптән, чит илләрдә яшәгән милләттәшләребез өчен дә файдалы чыганак булыр дип ышанам.

Иң зур һәм катлаулы эш, әлбәттә, аңлатмалы сүзлекне төзүгә бәйле. Бездә аның томнарын редакцияләү эшен күп еллар дәвамында лексикография өлкәсендә эшләүче иң тәҗрибәле хезмәткәрләр башкара. Ф.И. Таһирова, Р.Т. Сәфәров, Ф.Ф. Гаффаровалар – шундыйлардан.


 

Элек аспирантурага яшьләр күп килә һәм диссертацияләрен яклап, үзебездә үк эшкә калалар иде. Бүгенге көндә татар теле, әдәбияты юнәлешенә яшьләрне ничек тартырга була дип уйлыйсыз?

Алмаш буын әзерләү мәсьәләсе бүген бик кискен тора. Бер бездә генә түгел. Гуманитар фәннәр, бигрәк тә татар тел белеме өлкәсенә килергә атлыгып торучылар юк. Тел сәясәтенә бәйле бүгенге ыгы-зыгы, киләчәктә дәүләт телләрен куллану, милли кадрлар әзерләү, татар теле белгечләрен эш белән тәэмин итү кебек мәсьәләләрдә бернинди дә ачыклык булмау сәбәпле, яшьләр бу өлкәне сайларга бик җөръәт итми. Шуңа бәйле рәвештә аспирантурада урыннар күпкә кыскарды. Соңгы елларда аспирантурага кереп уку шартлары да шактый катгыйланды, читтән торып уку мөмкинлеге дә гамәлдән чыгарылды. Бүгенге аспирант өч ел дәвамында көндезге бүлектә укып, укуын диссертацияне яклауга тәкъдим итү белән тәмамларга тиеш. Билгеләнгән вакытка сыешмаган очракта аның өчен өстәмә кыенлыклар туа.

Яшьләрне, миңа калса, бу өлкәгә лаеклы эш хакы, билгеле бер вакыт аралыгында торак белән тәэмин итү кебек перспективасы булган эш контракты ише заманча алымнар белән генә тартып булачак.


 

Айнур Әхәтович, сез бит әле студентлар белән эшләргә дә вакыт табасыз. Мөгаллимлек эше ошыймы?

Мин профессиональ эшчәнлегемне 1995 елда укытучылыктан башлап җибәрдем. Югары уку йортында инглиз, гарәп, татар телләрен укыттым. Һәм теоретик, һәм практик курслар үткәрдем, тора-бара инглиз телендә лекцияләр укырга да күнегеп киттем. Еш кына таныш америкалыларны чакырып уртак лекцияләр оештыра идек. Бүгенге көндә күбрәк гамәли дәресләр алып барам: юристларга инглиз телен укытам. Чит илләргә барып та лекцияләр укыганым булды. Соңгыларыннан, мәсәлән, 2015 елда Американың Флоридадагы Атлантика университетында Татарстан һәм Россиядәге телләр сәясәте, татар лексикографиясенең уңышлары хакында лекцияләр укып кайттым. Сүз дә юк, профессиональ яктан бәяләп бетергесез тәҗрибә булды ул. Мине әлеге университетта эшләүче политология белгече – татар егете Ринат Шәйхетдинов чакырган иде, аңа зур рәхмәт.

Мөгаллимлек эшем, һичшиксез, күп кенә профессиональ мәсьәләләргә төрле ноктадан якын килеп карау, анализлау, аңлау һәм дөрес нәтиҗәләр ясау өчен төп эшемә нык ярдәм итә.


 

Бүгенге көндә татар теле, әдәбияты буенча фәнни эзләнүләр ни дәрәҗәдә? Ниндирәк юнәлешләрдә эш алып барыла?

Институтта ел саен дистәләгән китаплар, төрле фәнни хезмәтләр басыла килә. Алар тел, әдәбият, халык авыз иҗаты, сәнгать өлкәләренең төрле проблемаларын колачлый. Нигездә, күп юнәлешләрдә эш элеккеге буын галимнәре башлап җибәргән зур фәнни проектларны дәвам итеп, аларны тәмамлауга таба бара. Әйтик, әдәби тел тарихы, татар лексикологиясе буенча берничә томлы өр-яңа хезмәтләр басылып чыкты. Халык авыз иҗатының татарча һәр русча күптомлыгын эшләү дәвам итә. Текстология юнәлешендә классик язучыбыз Г.Исхакыйның унбиш томлыгы укучылар игътибарына тәкъдим ителде. Г.Ибраһимовның мирасы шулай ук эзлекле эшләнә, туплана, тасвирлана килә. Озак еллар дәвамында эшләнгән Г.Тукай энциклопедиясенең басылуы да татар дөньясында зур вакыйга буларак кабул ителде. Татар театры тарихын, татар сәнгатен өйрәнү юнәлешендә күп эшләр башкарыла һ.б.


 

Чынлап та, сүзлекләр, китаплар басылып тора, галимнәрнең һәрберсе үз юнәлешендә тырышып эшләүләрен дәвам итәләр. Шул ук вакытта туган телебезнең бүгенге хәле сезне дә борчыйдыр. Бу җәһәттән, нәрсә эшләргә киңәш итә аласыз?

Милләт, тел, мәдәният язмышы һәрвакыт көн үзәгендә булган. Бүген дә шулай. Билгеле, безнең көндәлек эшебез дә шул тел мәсьәләләре белән бәйле. Бүгенге телебезнең торышын якыннан аңлаган хәлдә, аның киләчәге, әлбәттә, аеруча борчуга сала. Минем фикеремчә, бу юнәлештә теләк, сәяси ихтыяр җитәрлек булганда, хәтта хәзерге хокукый вазгыятьтә дә, эшләп булырдай эшләр, аның өчен мөмкинлекләр бик күп.

Нәрсә генә сөйләсәк тә, тел мәсьәләсен хәл итү ахыр чиктә сәяси яссылыкка килеп чыга. Дәүләт теленең яшәешен, аны куллануга ихтыяҗны беренче чиратта дәүләт үзе тәэмин итәргә тиеш. Дәүләт теле бары тик дәүләт белән халык арасында тулы канлы аралашу чарасы буларак хезмәт иткәндә генә үзенең югары статусын тик чын-чынлап раслый. Дәүләт телләренең берсе саналган рус теле һәм башка чит тел белән беррәттән, татар телен белү дәүләт түрәсе өчен абруй да, эшендә кирәкле аерылгысыз атрибут та булырга тиеш. Бу гади халык өчен дә иң үтемле һәм аңлаешлы үрнәк булыр иде. Ә моның өчен кызыксындыру чаралары кирәк. Билгеле, һәр дәүләт түрәсенә татар телен белүне мәҗбүри итеп кую бүгенге сәяси шартларда мөмкин түгел. Иң нәтиҗәле чараларның берсе, әлбәттә, матди кызыксындыру. Аның күптөрле формаларыннан файдаланырга була. Татар телен белү ниндидер дәрәҗәдә карьера уңышлары белән дә бәйләп каралырга тиештер.


 

Айнур Әхәтович, балаларыгыз да, үзегез кебек, туган телләрен дә, чит телләрне дә яхшы беләләрдер. Ни белән кызыксыналар? Сезнең юнәлештән китү теләкләре бармы? Укучыларыбызны гаиләгез белән якыннанрак таныштырып үтик әле...

Хатыным Гөлнара КФУда эшли. Ике кыз тәрбиялибез. Зур кызыбыз Иделә быел мәктәпне тәмамлый. Безнең сукмактан китмәкче. Татар теленнән төрле бәйгеләрдә катнашып, матур гына уңышларга иреште, инглиз телен дә бик тырышып өйрәнә. Баян буенча музыка мәктәбен тәмамлады. Кечкенә кызыбыз Зәмирә алтынчы сыйныфта укый. Анысына бию җене кагылган. Инде сигез ел буе бию түгәрәгенә йөри. Ил күләмендә үткәрелә торган бәйгеләрдә катнаша.

Тулысынча тормышыңны балаларга хезмәт итүгә көйләү, минемчә, бигүк дөрес караш түгел. Шуларны истә тотып, мин кызларны күбрәк мөстәкыйль булырга, иң элек үзләренә, үзләренең белеменә, көченә, булдыклылыгына ышанырга, таянырга өйрәтәм. Аларны төрле, шул исәптән кайвакыт кыенрак хәлләрдә дә калдырып, чыгу юлларын үзләреннән таптырып чыныктырам. Әлбәттә, милли рухта тәрбияләү – аш-су осталыгына, кул эшләренә һ.б. өйрәтү дә үзәктә булырга тиеш. Икенче яклап, шуны да әйтим: балаларың синнән яхшырак яшәсә, димәк, синең тормышың уңышлы корылган дип әйтергә нигез бар.


 

Җитәкче дә, мөгаллим дә булган кешенең кулыннан беркайчан да китап төшмидер инде ул. Шулай да, күңелегезгә ял бирә торган шөгыльләрегез бармы?

Буш вакыт дигән төшенчә бик шартлы инде ул. Бераз эш кимегәч, укырмын дигән китаплар саны арта гына бара. Беренче чиратта эш буенча кирәк булганнары укылганга күрә, күңел өчен укылырга тиешлеләре һаман кала килә... Һәр көн диярлек ким дигәндә биш чакрым җәяү йөрүне үзем өчен кагыйдә итеп керттем. Гадәттә, кичен уннарда-унберләрдә йөрергә чыгам. Сәламәтлекне ныгыту ягыннан да, җыелган уйларны тагын бер кат баштан кичереп, тәртипкә салу өчен дә бик файдалы шөгыль дип табам мин моны. Еш булмаса да, гармун шыгырдатырга яратам. Нота өйрәнеп, дөрес итеп уйнарга өйрәнү әле дә хыялларымның берсе булып кала бирә.

 

Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә бик күп сүзлекләр, хезмәтләр бастырып, татар халкы өчен файдалы гамәлләр кылып яшәргә насыйп булсын. Уңышлар сезгә!

 

Эльвира Сафина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев