Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Милли китапханәдә «китап коллекторлары» эшләячәк?!

    Яңартылган милли китапханәдә үзең белән китап алып китү мөмкинлеге булачак, әмма китапны вакытында тапшырмаган очракта аны махсус чаралар ярдәмендә кайтару каралган. Милли китапханә җитәкчесе урынбасары Тәбрис Яруллин аларны образлы рәвештә «китап коллекторлары» дип атады. Бу турыда ул «Ялкын» журналы өчен экскурсия үткәргәндә сөйләде.

    Китап алырга теләгән кешегә китапханә системасында шәхси кабинет ачыла. Китап түләүсез файдалануга ике атнага гына бирелә. Әгәр ул вакыт чыкса, түләүле файдалану башлана, китапханә хезмәткәрләре укучыга шалтыратып кисәтү ясый. «Китапханәгә кергәндә игътибар итегез: ишек катында тәүлек буе эшләүче терминал бар — димәк, китапханә ябык булса да, хәтта төн уртасында да, син шул терминалда китабыңны калдырып китә аласың. Әгәр дә китап кайтаруны озакка сузасың икән, сиңа „китап коллекторлары“ шалтырата. Бу бөтен дөньяда кабул ителгән тәртип, бездә дә шулай булачак», — дип сөйләде Тәбрис Яруллин.

    Реклама

    Экскурсиядә ул милли китапханәнең һәрбер зонасын күрсәтеп чыкты һәм бирегә уку билеты белән дә, билетсыз да килеп булганын искәртте.

    чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ФОТОБӘЙГЕ: «ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ