Логотип Идель
Язмалар

Мин сине шундый яраттым

Яз. Күңелдә мәхәббәт хатирәләре уянган чак. Үз гомерендә һәркем бер мәртәбә гыйшык утында янып аладыр. Сүз мавыгулар турында түгел, сүз чын сөю турында.

Март, 1999 ел

 

Яз. Күңелдә мәхәббәт хатирәләре уянган чак. Үз гомерендә һәркем бер мәртәбә гыйшык утында янып аладыр. Сүз мавыгулар турында түгел, сүз чын сөю турында. Еллар узса да,йөрәк “Мин сине шундый яраттым” дип кабатларлык кадерле һәм изге мәхәббәт булсын иде ул!
Хатирәләр шул хакта сөйли.

Әзһәр ШАКИРОВ, Г. Камал театры артисты:

Нәҗибәне яратуымны сөйлимме? Мәхәббәтнең ояты юк. Туфан көнләшмәс микән соң? (Көлә.) Көнләшми, дисеңме? Нәҗибә Ихсанова минем беренче мәхәббәтем иде. Без аның белән бергә укыдык, 3 нче классата гашыйк булдым мин аңа. Сан буенча без- малайлар күп, ә кызлар әз иде. Нәҗибәгә гел: “Кара аны, минем белән йөрмәсәң, тотып кыйныйм”, дип әйтә идем. 4 чакрымдагы авылга йөреп укый идек. Кыш, кар. Ул чакта сумка урынына аркага тактадан ясалган тартмалар асып бара идек, шул тартма белән сугып, кызны тирән кар чокырына төшереп җибәрә идем. Үзем кыйнасам да, бүтән малайлардан тидертми идем.

Нәҗибә тәки минем мәхәббәтемне җавапсыз калдырды. Тиң күрмәде мине. Балачакта да була икән ул тиң күрмәү. Нәҗибә матур җырлый, матур киенә, яхшы укый иде. Укымышлы иде, укыр өчен туган кыз иде. Аңардан башка берәү дә күземә күренмәде шул. Аны карату өчен нишләдем икән? Белмим, хәзер әйтә алмыйм. Анысы мин дә укуга бик хирыс малай идем. Ачуы бик килсә дә, Нәҗибә минем белән кара- каршы сугышмый иде. Кыз бала бит! Җылый- җылый кайтып китә, тик әнисенә зарланмый. 

Бу мәхәббәт балачак белән бергә үтте, йөрәкне генә тырнап калды. Бүтән гашыйк булганым юк, дисәм, булгандыр, тик аның берсе дә чын мәхәббәт булмагандыр...

Ләбиб ЛЕРОН, шагыйрь:

Минем тәүге “өйләнүем” биш- алты яшьләрдә булды. Яратып йөргән кызымның капка төбендә- эскәмиядә. Кияү белән кәләш булып, икәү янәшә утырабыз. Яп- якты, каршыда- безнең түбән очның ыбыр- чыбыр малайлары, кызлары. Вак- вак итеп кискәләнгән кәгазьләрне(акча, янәсе!) аларның аяк асларына сибәм. Күргән бар: кыз алып кайтканда кияү, тарантастан яисә кашавайдан төшмичә генә, вак- төяк акчалар, кәнфит- мәнфит сипкәли иде. Безнең ише бала- чага ябырыла иде шуларны чүпләргә...

Кәләш янда. Мин такмак әйтәм:
Алдыр- гөлдер итә ул,
Кыз кияүгә китә ул...
Ярый, “өйләнештек”. Кызый үз өенә кереп китте, мин үз өемә юл тоттым.

Көннәр, еллар уза торды. Мәктәптә укыйбыз- бер класста. Айзирәкне (“кәләшем”нең исеме шулай) гел күз уңында тотам. Башка малай-шалайга елмаеп караса- көнләшәм, эчтән янам. "Өчле" билгесен ялгыш эләктерсә, аның өчен борчылам. Ачу да килә. Минем уемча, яратып йөргән кыз гел яхшы билгеләренә укырга тиеш.

Бөтен укыган китапларым, язган шигырьләрем - мәхәббәт турында. Безнең үзара гашыйк булып йөргәнне Айзирәкнең әнисе дә, минем әни дә белә. Ишеткәләгән булды: әниләр бер-берсенә "кодагый" дип дәшкәлиләр. Айзирәкнең әнисе - минем беренче укытучым. Ул безне өч ел укытты. Өченче класстан без башка авылга йөреп укый башладык. Авыл белән авыл арасы - биш чакрым. Интернатта торгалыйбыз. Дәресләрдә һәркем үзенең "сөйгәненә" хат яудыра. Алыш-биреш, чыштыр-пыштыр...

Айзирәкне берничә мәртәбә кочаклап та алгалаган булды. Аңа ничектер, әмма миңа рәхәт иде. Төннәрен йокыга китә алмыйча изаланам. Уемда - гел Ул.
Сигезенче класстан соң янә башка авыл мәктәбенә йөреп укый башладык. Айзирәк "А" классына, мин "Б" га эләктек. Ә "Б" да!.. Кызлар! Мин берсенә шундук гашыйк булдым. Чегән кызларының иң гүзәленә охшаган. Айзирәк онытылды, ул балачакта калды...

Туфан МИҢНУЛЛИН, драматург:

Рәйсә исемле иде ул. Аңа 18-19 яшьдәр булгандыр, миңа 7-8 яшьләр иде. Юк, алай да булмагандыр әле. Укырга кермәгән идем шикелле. Туганнан-туган агай-энем Мөнирнең (ул миннән дә биш айга яшьрәк) "сөйгәне" Зөлхәбирә исемле иде бугай. Төгәл үк хәтерләмим инде. Ул да "минем Рәйсәм" яшендә булгандыр.
Безнең гыйшкыбыз шуның хәтле көчле иде, без Мөнирләрнең алма бакчасындагы куышка кереп, сәкегә менеп ятабыз, өйләнү турында планнар корабыз. Өйләнгәч ул хатын белән нишләргә кирәклеген икебез дә белми, әлбәттә. Шулай да өйләнүнең рәхәт нәрсә икәнен сизәбез.

Сөйгән ярларыбыз белән күрешү койма ярыгыннан узмаса да, бик көнче иде үзебез. Зөлхәбирә белән Рәйсәнең берәр ир-ат белән сөйләшеп торганын күрсәк, пыр туза идек. Безгә көндәш булырлык ир-атның, аның яшьме, картмы булуына карамастан, тетмәсен тетеп сүгә идек. Белгән бөтен әшәке сүзләребезне аңа яудыра идек. Ул үзе ишетми иде, билгеле.

Ә инде үзебезнең яшьтәге берәрсе сөйгән кызларыбыз янында чуалса, йодрыкларны да эшкә җигә идек. Хәтерлим, Рәйсә апа (гафу итегез - Рәйсә) бервакыт безнең яшьләрдәге ниндидер малайны ияртеп суга китте. Карап, көтеп тордык - ияртеп кайтты да. Ачуыбыз кабарды. Кич белән сагалап тордык та кирәген бирдек минем "көндәш" кә. Соңрак беленде: "көндәшем" Рәйсәләргә (гафу итегез - Рәйсә апаларга) кунакка кайткан бик якын туганнары икән. Булмагае. Безнең өчен барыбер, йөрмәсен сөйгән кызыбызга тагылып. Төннәрен дә саклый идек без кызларыбызны. Уенга чакыралар, күренмичә генә озатып, күренмичә генә кайтарып куя идек. Күрәсең, бездән башка йөргән егетләре булмагандыр, югыйсә, ул егетләрнең "иманнарын укытканыбыз" истә калган булыр иде.

Бу мәхәббәтнең ничек кабынганын сизмәгән кебек, ничек сүнгәнен дә хәтерләмим. Рәйсә дигән исем генә мәңгелеккә истә калган. Аны мәхәббәт дими ни дисең? Илле елдан артык онытылмыйча саклап йөрт әле кызлар исемен, уен эшмени?!

Салих бабай, 82 яшь:

Моннан 60 ел элек мине абыйның хатынына өйләндерделәр. Туганымны “халык дошманы” дип авылдан алып киттеләр дә, кырда ук атып үтерделәр. Ул колхозда бригадир иде. Аның ике баласы ятим, ә җиңги тол калды. Шул чакта кайгыдан елый-елый сукырая башлаган әти белән әни миңа: “Улым, син Фатыймага (җиңгигә) ир, балаларга ата булырга тиеш, шунда гына без тынычлап үләрбез”,- димәсеннәрме. Минем яшь, таза, матур чак. Авылда күз төшкән кыз да бар. Хәзер генә яшьләр ата-ананың сүзен санга сукмый ул. “Юк, өйләнмим” дип әйтергә телем әйләнмәде, әти белән әнине ихтирам итмәү була бит карышу. Эчем дә тутырып яна. Җиңги минем өчен җиңги генә бит инде. Ничек аны кочакламак кирәк. Яратмыйм да үзен, яшькә дә миннән олы. Мулла чакыртып никах укыттылар. Яшәп киттек шулай итеп. Уртак кызыбыз туды: җәмгысе өч бала булды. Фатыйманы ярата башлавымны сизмичә дә калдым ахры. Уңган иде ул, өлгер иде, җитез иде, иртән торуыма мич ашлары пешереп куяр, тәмле теле белән дәшеп йокыдан уятыр иде. Аннары сугыш башланды. Фатыймам көмәнле иде, елап сугышка озатты.

“Мин сине яратам, Салих”, - диде аерылганда. Шул сүз биш ел буена коламгымда яңгырап торды. Мине үлемнән саклап калган тылсымлы сүз булгандыр дим бу. Сугышның соңгы көнендә яраланып авылга кайттым. Фатыйманың күз төпләрендә җыерчык, чәче агарган. Вәләкин минем өчен дөньяда аңардан да чибәр, аңардан да матур хатын юк иде. Әле дә бергә яшибез. Фатыймама 90 яшь тула. Җен кебек әле ул, йөгереп йөри, мин сырхауны тәрбияли, оныкларның оныкларын үстерергә булыша. 

Рөстәм, студент:

Хәзер кызларга “яратам” дип әйтсәң- “исбатла” диләр. Тәрәзәдән сикерергә кушмыйлар, спортчы булып дөньяны шаккаттыр дип тә ялынмыйлар. Алар өчен иң мөһиме- акча, машина, фатир. Шулар булса, мәхәббәтең “исбатлана” инде. Әлегә миндә боларның берсе дә юк. Стипендия дә көчкә эләгә. Сагынып сөйләрлек мәхәббәт миңа тәтер микән, әйтүе кыен шул.

 

Мәхәббәт “маҗаралары”н Н.ГЫЙМАТДИНОВА язып алды. 
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев