МӘКТӘП "ҖЕНЕ" КАГЫЛСА...
Ә мин куркам. Аларның ихласлыгын һәм ышанычын харап итәргә әзер торган көчләрдән куркам. "Киләчәкләрен якты, сынауларын җиңел ит", дим.
Балаларның мәктәпкә җайлашуы турында бихисап мәкалә һәм китап язылган, яшь укытучыларның адаптация чорына багышланган фәнни әдәбиятка һәм киңәшләргә юлыгу ихтималы исә күпкә азрак. Моның сәбәбе дә юк түгел: бер-берсенә охшамаган вакыйгалар агымы, кайбер калыпка салынган адымнардан баш тартып, эзләнергә, шикләнергә, чагыштырырга, сораулар яудырырга һәм яңа чишелеш табарга мәҗбүр итә. Яшь укытучыларның, җавап эзләп, теге яисә бу вакыйгага берникадәр анализ ясаулары, рефлексиягә бирелүләре көндәлекләр, хатлар һәм истәлекләрдә дә чагылыш таба.
Нишләргә инде алар белән?
Шагыйрә Саҗидә Сөләйманова Уфадагы Башкорт педагогия институтының тарих кафедрасын тәмамлаганнан соң (1946-1950), Башкортстанның Әбҗәлил районы Аскар урта мәктәбендә тарих фәнен укыта башлый. Булачак ире шагыйрь Әдип Маликов белән хат алыша башлаулары да шул чорга туры килә. “Әдип, миңа мәктәп җене кагылды, ахры. Мин балалар белән саташып яшим. Кайгыбыз да, шатлыгыбыз да уртак. Әгәр бу турыда күп сөйләп, туйдыра башласам, гафу итегез. Бүтәнчә булдыра алмыйм”, - дип шагыйрә һәр хат саен диярлек мәктәпкә бәйле вакыйгалар белән уртаклаша.
Саҗидә Сөләйманова, 25 яшь, булачак ире Әдип Маликовка язган хатыннан (28 февраль, 1951 ел)
Менә бүген генә бер укучым яныннан кайттым. Ул бала бөтенләй эштән чыгып бара, ата-анасын тыңламый, кичләрен кайда теләсә, шунда йөри, тәмәке тарта, кайбер фәннәрне бөтенләй укымый. Ә үзе бик сәләтле бала. Гаҗәпкә каршы, ул малайга миндә ниндидер симпатия бар. Минем дәрестән ул һәрвакыт “5ле" ала. Һәм минем алда бер генә әдәпсезлек тә эшләми. Бу вакытка кадәр мин аның җитешсезлекләренә артык игътибар итмәгән идем. Ләкин кичә, исереп урамда йөрүдә гаепләнеп, директор янына алып керүләрен күргәч, үзләренә бармакчы булдым. Әтисе Райсоюз председателе. Марстан башка беркем дә өйдә юк иде. Караңгы бүлмәдә ике сәгать чамасы сөйләшеп утырдык. Мин аңа тавышымны да күтәрмәдем, ләкин ул елады. Минем үземнең дә күзләремнән яшьләр агып төштеләр. Ярый әле караңгы иде. Белмим инде, нәрсә булыр ул бала белән? (Аңа инде 15 яшь.) Уңай якка борылыш булыр төсле. Өлкән малайлары да беренче хулиган булган, хәзер армиядә, ди.
Ата-аналар белән укытучыларның тиешенчә игътибарлы булмаулары никадәрле балаларны юлдан яздыра бит. Мин дә шул игътибарсызлар исәбенә керәм, әлбәттә. Минем класста 36 бала. Аларның һәркйсына аерым подход кирәк. Үткән атнада бер кызым тормышка чыккан. Аңа әле 16 гына яшь. Бу турында бүген генә белдем (ул башка авылдан). Үз классымдагы баланың нинди интереслар белән йөргәнен дә сизмәгәнмен. Нишләргә инде алар белән?
Унсигез минуттан җиңелдем...
Педагогика фәннәре докторы Караковский Владимир Абрамович (1932-2015) алтмыш ел гомерен укыту һәм тәрбия эшенә багышлый. Русиядә ул коммунар методикага таянып эш итүе белән таныла (әлеге методика күмәк һәм иҗади эш системасына нигезләнгән). Киләчәктә СССРның Халык укытучысы исеменә лаек булачак рус теле һәм әдәбияты укытучысының тәүге дәресләре дә шома гына бармый.
Владимир Караковский истәлекләре:
Беренче дәрескә үз-үземә “Нык бул! Укучылар сине сынар. Провокацияләргә бирешмә”, – дип кергән идем. Унсигез минуттан җиңелдем. Чөнки укучы малайлар мине укытучы итеп кабул итә алмадылар. Алар сыйныф буйлап йөрделәр, чыгып та киткәләделәр, кычкырып сөйләштеләр – җаннары ни тели, шуны эшләделәр. Аларга минем суффиксларның кирәге дә юк иде. Шулай итеп, дәрес өзелде. Аннан соң да уңышсыз дәресләр дәвам итте. Шуннан мин аларга “Мин сөйләгән нәрсәләрнең сезгә кызык та, бәлки, кирәк тә түгел икәнен аңлыйм. Ләкин миңа тиешле кырык җиде сумны намусым чиста килеш алырга мөмкинлек бирегез әле. Мин сезгә теманы тиз генә аңлатам да калган вакытны әкият укуга багышлармын”, дидем. Теманы аңлатып, китапны ачып, җырлап диярлек “Конёк-горбунок”ны укып җибәрдем. Сыйныфта үле тынлык урнашты. Кыйнарлар, ахры, дип уйладым, чөнки малайлар мәктәбендә андый хәлләр дә булгалый иде. Алар катып калдылар: бу урам малайлары әкиятнең, өстәвенә шигырьгә салынган әкиятнең нәрсә икәнен белмичә үскәннәр ләбаса! Кыңгырау шалтыраганнан соң, егетләр ишекне таяк белән терәтеп куйдылар да “Укы!” дип чаң суктылар. Киләсе дәрес алдыннан да “Укы!” дип тәкрарладылар. “Иң элек тема аңлатам”, дип тордым. Кыскасы, мин бу әкиятне егерме дәрескә суздым.
Дәрескә барганда белем дәрәҗәсен күрсәтергә ашыкма, методика турында да уйлама. Укучыларда кызыксыну уяту – менә нәрсә турында уйларга кирәк. Балалар тормышка икенче күзлектән карыйлар. Дөньяга алар күзлегеннән карарга өйрәнергә кирәк, шул вакытта гына уңышка ирешергә мөмкин.
Ә мин куркам...
Без билгеле бер вируска тест нәтиҗәсен берничә минут эчендә алырга өйрәндек – укытучылык эшенең нәтиҗәсе исә еллар, дистә еллардан соң гына күренергә мөмкин. Бер чор икенчесен алыштыра килә, уку-укыту шартлары үзгәрә. Ләкин меңләгән яңа алым һәм кагыйдә, беркайчан да үзенә гашыйк иттерә алмаячак бюрократия арасында беренче урынны балаларга калдыру мөһим. Тыйнагы да, шугы да, фәннәрне су урынына эчкәне дә, башка кызыксынулар белән янып йөргәне дә – һәркайсы игътибарга лаек. Ә тиешле игътибарны ала яки җәлеп итә алмаган кайбер укучылар шул игътибар артыннан укытучы янына кайвакыт үзләре дә килә. Укытучы һөнәрен үзләштерүче А. да практика вакытында шундый укучыларның берсенә юлыга һәм көндәлек битләренә агымдагы елның унтугызынчы март хатирәләрен теркәп куя.
А., практикант кыз, 22 яшь (көндәлек битләреннән), март, 2021
Бүген беребез дә әзер түгел иде: алар – миңа, мин – дәрескә. Укучыларның һәм гомумән 12-14 яшьлек вакытның бер яхшы ягы бар - билгесезлектән курыкмау. Аның серенә төшенүгә омтылу. Киләчәкне минус биш диоптрияле күзгә минус алтылы линза кигәндәй ачык күрү. Бер генә булмады инде, ярар. Аннан инде Коэльодагы зәһәр бер көч йокысыннан тора да кирегә сукалый башлый. Ә алар әлегә ул көчнең барлыгын да, көчен дә белми. “А сколько вам лет? А почему у вас на пальцах пластыри? В волейбол играли? А на следующей неделе придете? Почему...? Когда...? А вы...?” А вы-вы-вы... Ә мин алардан куркам. Дөресрәге, аларның ихласлыгын һәм ышанычын харап итәргә мөмкин һәм, моны кабул итүе никадәр авыр булса да, күпләрнекен итәчәк тә системадан куркам.
Күз төзелешен үттек без ул көнне. Дәрес башланып, танышып, мөстәкыйль эшне тәмамлап, яңа темага күчкәндә, бүлмәгә Газизов (фамилиясе үзгәртелде. – Авт.) килеп керде. Кәттә прическа, сагыз, каптырылмаган куртка, үзенчәлекле гәүдә торышы, ачы-почы җөмләләр. Газизов кебек укучылар гадәттә дәреснең уртасы якынлашканда кереп, үзләре теләгән вакыт кала ишек тибеп чыгып китүчеләрдән булалар. Кебек. Сыман. Шикелле. Тоела.
- Кемнең тактага күз төзелешен ясыйсы килә?
- Минем! – диде Газизов. “Күз генә ясый күрсен”, – дип дога кылдым мин.
Ясады. Бер сызды, ике... Күз алмасын тотып торган һәр мускул җепселен, күзгә төшкән яктылыкны, төпсез күз карасын, төсле катлауда сызылып киткән һәр буразнаны, һәр шәүләне төшерде Газизов. Гадирәк ясасаң да була дигәнне колагына да элмәде. “Син художкага йөрмисеңдер бит?” дигәнемә дә “Юк” кына диде. Унбиш минут буе ясады. Ә без аның акбуры артыннан ияреп бардык.
Дәрес тәмамланып, кирәк-яракларымны сумкага тутырган арада, яныма Газизов килеп басты. “Карагыз әле”, диде дә галереясын күрсәтергә тотынды. Бер күз рәсеме, икенче, өченче – Газизовның телефоны күзләр һәм аниме техникасында ясалган рәсемнәр белән тулган иде. Барысын да күрсәтеп чыкты. Ә бүлмәдән чыгып киткәндә Газизов беләсеңме ни диде? “Палеонтолог буласым килә”, ди. Дәрес уртасында йөрәгемә коткы салган Газизов, бүлмәнең иң арткы партасыннан карашы белән генә дә (сүзләрен әйтмим дә) үтәли тишеп утырган Газизов, дәрестән соң янәшәмдә калып, палеонтолог буласым килә, ди. Ә мин куркам. Аларның ихласлыгын һәм ышанычын харап итәргә әзер торган көчләрдән куркам. "Киләчәкләрен якты, сынауларын җиңел ит", дим.
Фотолар:
Сөләйманова С. – Әдип Маликов “Гомер мизгелләре” китабы.
Караковский В. – Государственный исторический музей Южного Урала
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев