МОҢЛЫ МИРАС
“Татар көе тыңлап үскәнсең икән, ул сине гомерең буе озата киләчәк. Инглиз телендә сөйләшсәң дә, француз телендә сөйләшсәң дә, кайда гына булсаң да, берәр кайчан ул барыбер каныңда уйнап җибәрәчәк".
Музыка – сәнгатьнең иң таралган һәм шул ук вакытта иң катлаулы төрләренең берсе. Күңелнең тирән серләрен, изге хисләрен сөйләүче сихри көчкә ия булган музыканы, аның моңнарын кемнәр генә яратмый икән.
Рөстәм Яхин
Быел август аенда татар композиторы Рөстәм Яхинның тууына 100 ел тулды. Шул уңайдан уздырылучы чаралар саны, шәхеснең бөеклеген истә тотып чагыштырганда, бик күп түгел: «Татарстан» радиосы Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланган атналык оештырды, апрель аенда Түбән Каманың Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллияте концерт залында чара узды, Татар дәүләт филармониясе “Рөстәм Яхинның 100 романсы” исемле концерт программасын тәкъдим итте һ.б. 23 сентябрь көнне зур чаралар исемлегенә Татар китабы йорты оештырган “Күңелдә һаман яз” кичәсе дә өстәлде.
Халык артисты Рөстәм Яхин истәлегенә багышланган иҗат кичәсендә Татарстанның Атказанган артистлары Зөлфия Ибраһимова һәм Марат Әюпов, Халыкара конкурслар лауреаты, концертмейстер Айгөл Зәйнуллина һәм Халыкара конкурслар лауреатры Ильяс Камал башкаруында композитор иҗат иткән әсәрләр яңгырады. Чарада Рөстәм Яхинның туганнары (Илгиз Вәлиев һәм аның тормыш иптәше Римма Вәлиева) һәм аның ноталар җыентыгын әзерләп бастыручы “Болгарлар мирасы” Казан продюсерлык компаниясе вәкиле Нәфис Байгильдеев та катнашты.
РУХИ ҺӘМ МАТДИ МИРАСЫ САГЫНДА
ТР Милли музее фонды – Рөстәм Яхинның рухи истәлеген генә түгел, матди истәлеген саклаучы урын да. Кремль урамында урнашкан бинаның конференц залында 2011 елдан бирле композиторның шәхси рояле саклана һәм, анда уздырыла торган музыкаль чараларның төп каһарманы булып, һаман да моңлы яңгыравын дәвам итә. Шуңа Рөстәм Яхинның тууына 100 ел тулуга багышланган чираттагы чараның Милли музей филиалы – Шәриф Камал мемориаль фатиры / Татар китабы йортында узуы да – күркәм күренеш.
“Заманында Шәриф Камал фатирында һәрвакыт музыка яңгырап торган, аны хәтта Шопен салоны белән дә чагыштырырга буладыр”, – дип ассызыклады Шәриф Камалның туганы Нәфис Байгильдеев. “Әлеге бина – музыкаль һәм әдәби сәнгатьнең кисешкән ноктасы: композиторлар да, язучылар да, шагыйрьләр дә бинаның даими кунаклары булган, шуңа классик йортында классик музыканың хәзер дә яңгырап торуы – ул искиткеч!” – дип шатлыгын белдерде ул.
ГАДИ ДАҺИ
Рөстәм Яхинның иҗатташ дуслары, туганнары һәм якыннары аны һәрвакыт тыныч холыклы, интеллигент, киң күңелле шәхес итеп искә алалар.
“Әңгәмә башланып, биш минут узу белән, аның күңел җылылыгын тоеп алырга мөмкин иде. Шулкадәр ихтирамлы, тыйнак һәм интеллигент кеше: тышкы яктан гына түгел – аның эчке дөньясы да шундый иде. Профессиональ музыкага катнашым булмаса да, заводта эшләгәндә мин оркестр составында уйнадым. Рөстәм Мөхәммәтхаҗиевич мине музыканы ташламаска һәм гел уйнап торырга өнди иде. Иҗади потенциал күрде ул миндә”, – дип истәлекләре белән уртаклашты Илгиз Вәлиев.
МОҢЛЫ ТӘРБИЯ
Рөстәм Яхин татар телендә матур һәм камил итеп язуы, сөйләве һәм чыгышлар ясавы белән дә билгеле. Чара кунаклары аның балалар музыкасына багышланган чыгышы язмасын тыңлау бәхетенә дә ия булдылар. Композитор тарафыннан иҗат ителгән 400дән артык җыр һәм романс арасында балалар өчен язылган әсәрләр дә мөһим урынны алып тора.
“Мин балалар өчен музыка язуга зур әһәмият бирәм. Кечкенә замандашларымның тирән һәм рухи дөньясы турында беркайчан да онытмыйм, чөнки балаларның эстетик зәвыгы бик кечкенә яшьтән үк формалаша бит. Тирән эчтәлекле җитди музыкага кызыксыну һәм мәхәббәт уяту, зәвыкны дөрес юнәлештә тәрбияләү – барлык художникларны дулкынландыра торган мәсьәлә. Классик һәм хәзерге заман композиторлары балалар өчен музыка язуга зур игътибар биреп кигәннәр. Чайковский, Шуманның балалар альбомнарын хәтерегезгә төшерегез. Бу әсәрләрдә никадәр эчкерсезлек, сафлык, художество дөреслеге. Аларны зурлар да, кечкенәләр дә рәхәтләтләнеп тыңлыйлар. Балалар өчен музыка язу авыр да, кызык та. Бу эштә композиторларга нәрсә ярдәм итә соң? Әлбәттә, композиторлар балалар дөньясын, балалар психологиясен яхшы белергә тиеш. Ләкин бу гына аз. Безгә музыка язарга ерак балалчак истәлекләре, хәтергә сеңеп калган вакыйгалар, кичерешләр ярдәм итә. Чөнки безнең һәркайсыбызның әлеге кичерешләргә бай балачагы булган. Балалар өчен музыка гади, якты, аңлаешлы, конкрет, шул ук вакытта тирән образлы эчтәлекле булырга һәм ул гади техник чаралар ярдәмендә җиткерелергә тиеш. Балалар музыканы чын күңелдән, бирелеп тыңлыйлар. Композиторларның һәр авазына ышаналар. Аның телендә булган кечкенә генә ялганны да сизми калмыйлар. Хыялларын канатландырмаган, күңелләрен дулкынландырмаган музыканы кабул итә алмыйлар. Һәрбер иҗат кешесен, шул исәптән композиторны да, совет балаларының шат тормышын, аларның эчке дөньяларының күреп яшәү иҗатка рухландыра. Совет художнигы өчен музыкада балаларыбызның рухи дөньясын, вакыйгаларга һәм кичерешләргә бай тормышын чагылдыру, аларда чын патриотизм һәм ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләүдән дә мактаулырак һәм җаваплырак максат юк”.
Үз балаларын тәрбияләү насыйп булмаса да (Рөстәм Яхин һәм Хәлимә Таҗетдинованың балалары булмый), Рөстәм Яхин – бихисап буын балаларына моңлы тәрбия биргән, үз асылын аңлап, башкаларга да асылына кайтырга ярдәм иткән шәхес. Композиторның ноталар җыентыгын әзерләп бастыручы Нәфис Әнвәр улы Байгильдеев – шул моңлы тәрбияне канына сеңдереп үскән балаларның берсе.
"Армиядә хезмәт иткән чакта, радиодан көненә ике сәгать СССР халыклары көйләре яңгырый иде. Шулай радио янына йөгереп килеп, бүген татар көйләрен куярлар микән, дип тыңлап тора идем. Ике әсәр аеруча исемдә калды: "Киек казлар" һәм "Ялгыз агач". Ник син аларны тыңлый идең соң, дисәгез, балачакта, табын артына утырганнан соң, әниләр гел татар җырлары кабыза иделәр, - дип кичә барышында яшьлек һәм балачак истәлекләре белән уртаклашты Нәфис Байгильдеев.
“Татар көе тыңлап үскәнсең икән, ул сине гомерең буе озата киләчәк. Инглиз телендә сөйләшсәң дә, француз телендә сөйләшсәң дә, кайда гына булсаң да, берәр кайчан ул барыбер каныңда уйнап җибәрәчәк".
“Күңелдә һаман яз” кичәсен тамаша кылган һәркем Рөстәм Яхин турында истәлекләр белән бергә аның 90 еллыгына әзерләнгән ноталар җыентыгын да алып китте. Ул көнне татар көе, чын мәгънәсендә, колакта гына түгел - канда да уйнады. Киләчәк буыннарның күңел кылларын да, һичшиксез, уйнатыр әле ул. Уйнатыр.
Фото: Татар-информ (фоторепортаж)
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев