“Наше время - Безнең заман” фестиваленә гаризалар бирергә ашыгыгыз!
Эшләүче яшьләр өчен ел саен актив уздырыла торган “Наше время - Безнең заман” VIII ачык республика телевизион иҗат фестиваленә гаризалар кабул итү башланды, ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе ярдәмендә уза.
Эшләүче яшьләр өчен ел саен актив уздырыла торган “Наше время - Безнең заман” VIII ачык республика телевизион иҗат фестиваленә гаризалар кабул итү башланды, ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе ярдәмендә уза.
“Наше время - Безнең заман” фестивале һичшиксез үткәреләчәк. Әлеге карар Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителде. 1 июльдән катнашучылардан гаризалар кабул итү башланды, - дип белдерде “Наше время - Безнең заман” фестиваленең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов.
"Әлеге фестиваль - республика өчен зур шатлык. Фестиваль ТАССРның 100 еллыгын һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә зур өлеш кертү, чөнки быел фестиваль хәрәкәте бу ике датага багышланачак”.
Дмитрий Туманов республика предприятиеләре җитәкчеләрен фестивальдә актив катнашырга чакырды. “Катнашучыларның “Наше время - Безнең заман” фестивалендә чыгыш ясау теләге зур. Бары тик үз хезмәткәрләреңне яратырга кирәк, чөнки кешенең иң кадерлесе - аның таланты. Бу фестивальгә дөньяда тиңнәр юк, шуңа күрә йокыдан уянырга, иммунитетны арттыру белән шөгыльләнергә һәм "Безнен заман" фестивалендә катнашырга кирәк, - дип ассызыклады Д.Туманов.
Фестивальгә гаризаны онлайн рәвештә биреп була, моның өчен әлеге сайтка керергә http://www.bzzm.ru/ һәм тиешле анкетаны тутырырп җибәрергә кирәк.
Фестивальдә катнашу өчен гаризаларны 2020 елның 25 сентябренә кадәр бирергә мөмкин. Фестивальнең сайлап алу этаплары 2020 елның октябреннән ноябренә кадәр узачак. 4 зональ сайлап алу этабы Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләрендә, ә суперфинал һәм гала-концерт Казанда узачак. Исегезгә төшерәбез, эшче һөнәрләре вәкилләре ел дәвамында актив рәвештә фестивальгә әзерләнделәр, интернеттан, онлайн форматта репетицияләр үткәрделәр.
Фестивальнең быел иң мөһим яңалыгы "Безнең заман геройлары" дип исемләнгән аерым приз булуын да. Мактаулы бүләк Гран-прига һәм барлык номинацияләр буенча иң күп балл җыйган командага тапшырылачак. Иң яхшы команда - җиңүчеләре ТНВ телеканалындагы “Безнең заман” геройлары” телевизион программасында катнашачак. Тагын бер шатлыклы һәм көтеп алынган яңалык - быелдан башлап, иҗат коллективы составында 35 яшьтән алып 45 яшькә кадәр булган кешеләр дә катнаша алачак. Исегезгә төшерәбез, элек бәйге яше 41 яшь белән чикләнгән иде. Әлеге яшь категориясендә катнашучылар фестивальдә 4 кешедән торган иҗади коллектив составында катнаша ала.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев