Логотип Идель
Язмалар

«Нульдән» оешкан фестиваль

Аерым районнар, җирлекләр, кайвакыт – шәхесләр дә төрле иҗади конкурслар, фестивальләр һ. б. чаралар оештыра ала торган кызыклы заманда яшибез.

Аерым районнар, җирлекләр, кайвакыт – шәхесләр дә төрле иҗади конкурслар, фестивальләр һ. б. чаралар оештыра ала торган кызыклы заманда яшибез. Август аенда шундый чараларның берсе Балык Бистәсе районында узды. «Бәллүр күл-Хрустальное озеро» II Республика әдәбият – сәнгать фестиваленең йомгаклау этабы «нульдән» барлыкка килгән бер идеянең тормышка ни рәвешле ашуын күрсәтте.

«Бәллүр күл» дә яңалык шактый иде, тик әүвәл проект авторлары белән таныштырыйм әле. Иҗади фестиваль-конкурс үткәрү уе башта Фәрит Галимуллинга килә. Ул - тарих фәннәре кандидаты (мәшһүр Миркасыйм Госмановның шәкертләреннән берсе), республиканың җәядән ату спорты федерациясе вице-президенты, эшкуар. Яңа төрдәге фестиваль үткәрү турындагы фикерен бертуган апасы Әлфия белән уртаклашкач, алар икәүләп эшкә керешә.

Әлфия Галимуллина – КФУ профессоры, әдәби тәнкыйтьче, республиканың Г.Р. Державин исемендәге әдәби премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе. Фәнни һәм әдәби даирәләрдә ул төрле конкурслар, фестивальләр, премияләр (Державин, Кутуй-фест һ.б.) оештыручы буларак та, әдәби краеведение буенча китаплар авторы буларак та мәгълүм шәхес. Шулай итеп, апалы-энеле Галимуллиннар «Бәллүр күл-Хрустальное озеро» әдәбият – сәнгать буенча иҗади фестиваль проектының җисми һәм рухи җитәкчеләре булды. Әтиләре – ТР Язучылар берлеге әгъзасы, КФУ профессоры Фоат Галимулла улы Галимуллин идеягә үз хәер-фатихасын биргән. Фестиваль үткәрү тәкъдимен Балык Бистәсе районы администрациясе һәм ТР Язучылар берлеге дә хуплаган. 

Минем өчен фестивальдәге яңалыкларның иң беренчесе – аның төрле яшьтәгеләр өчен һәм төрле номинацияләрдә оештырылуы булды. Фестиваль-конкурсларда күпформатлылык – гаять сирәк күренеш, чөнки ул оештыручыларга мәшәкать һәм чыгымнарны арттыра. Чагыштыру өчен: фестивальнең иң яшь катнашучысы – Фәрзетдинова Диләгә нибары 9 яшь иде, Шәмсетдинова Мәдинәгә 10 яшь һәм Мостафина Миләүшәгә – 13 яшь, ә иң өлкән катнашучылар – 60 яшьтән дә өлкәнрәк. Конкурска иҗат эшләре  Татарстанның ике дәүләт телендә – татарча һәм русча кабул ителгән, һәм алар фестивальнең ахыргы этабында да ике телдә яңгырады. Финалга барлык номинацияләрдә егерме дүрт эш сайлап алынган, катнашучылар Балык Бистәсе районына чакырылган. Катнашучылар үз шигырь-хикәяләрен генә түгел, Р. Фәйзуллин әсәрләрен сәнгатьле итеп укуда; рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать номинацияләрендә ярышты, гаять кызыклы әдәбият һәм сәнгать остаханәләрендә катнашты, августның эссе көнендә Бәллүр күл дип аталган бер җирнең табигате белән хозурланды.

Әдәбият-сәнгать фестивале турында Әлфия Галимуллина кыска әңгәмәдә сөйләде:
- Беренче фестиваль Балык Бистәсе районында туып-үскән талантлы шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин иҗатына багышланган иде. Узган ел без чараны онлайн форматта уздырдык. Быелгы фестиваль исә  беренче мәртәбә «тереләй» уза. Аны Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исеменәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин шигъриятенә багышларга уйладык. Р. Фәйзуллин август аенда Балык Бистәсе районының Балтач авылында туган. "Түгәрәк" юбилейны көтеп тормадык (быел шагыйрьгә 78 яшь тулды).
Равил Фәйзуллинга багышлавыбыз - очраклы түгел. Шагыйрь үзе дә ел саен табигать кочагында, дуслары белән суда йөзү оештырып, туган көннәрен билгеләп үтә. Иҗатында туган якның бай табигатенә мәхәббәт темасы күп урын алып тора.

Яшь буынны китап укуга, иҗатка тарту, аңа Равил Фәйзуллин поэзиясе үрнәгендә табигатькә мәхәббәт сеңдерү мөһим, минемчә.
Әдәбият-сәнгать фестивален киләчәктә дә үткәрергә ниятлибез, чөнки аның үсә баруын күрәбез. Катнашырга теләүчеләр саны арта! Кешеләргә Балык Бистәсе районының матур табигатен дә күрсәтәсебез килә. Әмма, иң мөһиме, Балык Бистәсе районы талантларга бай. Монда, К. Сибгатуллин һәм Р. Фәйзуллиннан тыш, башка язучылар да туган. Балык Бистәсе районы – Миргазиз Укмаси ватаны. Шагыйрә Фәүзия Солтан һ.б. да шушы районнан.  Район иҗади шәхесләренең күплеге ягыннан хәтта киң танылган Арча белән ярыша ала, бәлки, кайбер параметрлар буенча узып та китәдер.

Фестивальнең тагын бер үзенчәлеге игътибарны җәлеп итте. Авторлар башкаруында шигырь-хикәяләрне яки үз әсәрләреннән өзекләр тыңлау шәп булды. Билгеле, вакыт ягыннан чара бераз сузыла,  тамашачы беркадәр ялыгадыр да, ләкин «процесс»  бик мавыктыргыч, һәм ул яңалык буларак кабул ителә. «…Ә кешеләр талчыкмасын өчен, чараны берничә сәгатькә иртәрәк башларга мөмкин. Һәм нигезләмәдә фестивальнең оффлайн этабы ничә сәгать дәвам итәчәген төгәл күрсәткәндә дә таман булыр иде», - дигән тәкъдимен җиткерде Балык Бистәсе районыннан чарага балалар алып килгән педагоглар. (Кешеләр киләсе фестивальләрдә катнашу турында уйлана һәм аны тагын да яхшырту ниятеннән үзләренең конкрет фикерләрен әйтә икән – чыннан да, бу инде аның киләчәге бар, дигәнне аңлата. – Р.С.). Сүз уңаеннан, педагоглар фестиваль уздырылган көнне ял базасында, мәсәлән, буфетларда тәм-том, эчемлекләр сатуны оештырырга тәкъдим итә. Катнашучы балалар моңа бигрәк тә сөенер иде, дигән фикердә алар. Миңа калса, бу теләк, беренче чиратта, Балык Бистәсе районы администрациясен кызыксындырырга тиеш, чөнки район үз территорияләрендә республикадан һәм аннан читтән кунакларны кабул итә. Быелгы фестивальдә, мәсәлән, Балык Бистәсе, Лаеш районнары, Казан, Самара, Мурманск өлкәләре вәкилләре һ.б. бар иде.

Катнашучылар һәм кунаклар фестивальне яратып кабул итте – моны фестивальдән соң ук социаль челтәрләрдә эленгән күпсанлы язмалар, фотолар, уңай фикерләр раслый. Кунак буларак чакырылган язучы, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Тәлгать Галиуллин да, сәламләү сүзләре белән чыгыш ясаганда, фестивальгә бик сөенеп килүе турында әйтте. Алар хатыны Фәүзия Солтан белән хәзерге вакытта районның Олы Солтан авылында яши икән. Бәйрәмдә Ф. Солтанның, Р. Аймәтнең район мәдәният хезмәткәрләренең, КФУ профессоры, бард Василий Белашовның чыгыш ясавы фестивальне тагын да җанландырып җибәрде. 
Фестиваль остаханәләре турында әйткән идем бит әле. Оештыручыларга аерым рәхмәт, өлкәннәргә дә, яшьләргә дә бик файдалы булды алар! «Этнодизайнда креатив идеяләр» темасына мастер-классны В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының дизайн кафедрасы укытучысы Ирина Майорова үткәрде. 

Мәдинә Мәхмүтова (Казан шәһәре) исеме милли курчаклар темасы белән кызыксынучыларга яхшы таныш. Мәдинә ханым - педагогика фәннәре кандидаты, КФУның Дизайн һәм пространство сәнгате институты доценты, Татарстан Республикасы халык һәм сәнгать кәсепләре палатасы әгъзасы, милли костюм остасы. Аның остаханәсендә «халык костюмы», «милли костюм», «этник костюм» төшенчәләре турында күп мәгълүмат ишеттек. Баксаң, бер төшенчәнең синонимнары гына түгел икән болар, ә һәркайсы аерым мәгънәгә ия терминнар. Мәдинә Мәхмүтова – курчак иҗат итү остасы да, фестивальгә үз курчакларыннан бай гына күргәзмә алып килгән.

Әдәби остаханәләрдә Наилә Ахунова хайку (япон шигыре) язарга өйрәтте. Шагыйрә Вера Хәмидуллина Равил Фәйзуллин шигърияте үрнәгендә татарчадан русчага шигъри тәрҗемә серләренә төшендерде (ул Р. Фәйзуллин шигырьләрен рус теленә бик күп тәрҗемә иткән). Балалар һәм үсмерләр «Яшел планета» бөтенроссия иҗтимагый экологик хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре үткәргән экологик мастер-класста катнашып, матур призлар отты.

Жюри турында берничә сүз. «Бәллүр күл – Хрустальное озеро» фестивале конкурс номинацияләренең жюри рәисе  - Фоат Галимуллин иде. Шулай ук конкурс эшләрен шагыйрь, М. Җәлил исмендәге дәүләт бүләге лауреаты Рәмис Аймәт, ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИның текстология бүлеге мөдире Марсель Ибраһимов, КФУ профессоры Әлфия Галимуллина, шагыйрә  Наилә Ахунова, тәрҗемәче Вера Хәмидуллина, (Чаллы), ТР атказанган укытучысы Рамазан Кәбиров (Балык Бистәсе), шагыйрь, рәссам Инесса Фәхретдинова (Казан) бәяләде.  Жюри һәр өч этапта да эшләрне яңадан бәяләде. Үзем шаһит: бәяләүчеләр бик объектив булырга тырышты, һәр эшне җентекләп тикшерде. Нәтиҗәдә, беренче (онлайн) турда сәләтләрен тулысынча ачып күрсәтә алмаган кайбер катнашучылар финалда хәтта беренче урынга чыкты!

Әдәбият-сәнгать конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар белән бүләкләнде. Проект җитәкчесе, «Бәллүр күл» Балык тоту базасы директоры Фәрит Галимуллин «Бәллүр күл-Хрустальное озеро» II Республика әдәбият–сәнгать фестивалендә җиңүчеләргә "Бәллүр күл" базасында балык тоту өчен икешәр кешелек сертификатлар тапшырды. Барлык бүләкләнүчеләрнең исемен санап чыгу гына да (барлыгы 7-8 номинация, егермедән артык кеше) бик күп урын алыр иде. Шуңа күрә язма ахырында мин мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында татар телендәге номинациядә җиңүчеләрне генә атыйм:

«Нәфис сүз» номинациясе (шигырь укучылар конкурсы)
I урын – ТР Лаеш районы Кече Елга урта мәктәбе укучылары: Абдуллина Зөһрә, Гыйниятова Адилә, Кашапова Рамилә, Сөнгатова Алисә, Галиуллин Искәндәргә (10-13 яшь) М. Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» әсәрен сәхнәләштергәне өчен бирелде.
II урын – Шәмсетдинова Мәдинә (Балык Бистәсе).
III урын – Балык Бистәсеннән ике катнашучы: Мостафина Миләүшә һәм Фәрзетдинова Дилә бүлеште.
«Әдәби иҗат» номинациясе (поэзия, проза)
Татар телендә шигырь:
I урын – Хәбибуллина Гүзәлия (Балык Бистәсе районы Корноухово авылы)
II урын – Гатиятова Әминә (Балтач, Балык Бистәсе районы)
III урын –  бирелмәде.

Менә шулай, ниндидер яңалык һәм файдалы эш эшлим, дигәннәргә бернинди киртәләр юк икән. Идеясеннән, нигезләмәсеннән башлап, катнашучы-кунакларны китерергә автобусына, бүләкләренә кадәр барысын да юнәтәсең, түрәләрнең ризалыгын аласың да оештырасың, катнашучылар һәм тамашачыларны бер урынга җыясың да чираттагы хәләл ялыңның бер көнендә үткәрәсең. Иртән барысын да каршы аласың, хәлеңнән килгәнчә күңелен күрәсең, чыгышларын тыңлыйсың-бәялисең, кичен хөрмәтләп озатасың. Аннары территорияне җыештырып, уңай эмоцияләреңне төяп, өеңә кайтып китәсең – бетте-китте.

Билгеле, чара үткәннән соң иртәгесен барысына да истәлеккә үзең төшергән фотоларны юллыйсың – берние юк, әйе бит!? Тәм табып, үзләрен генә түгел, кешеләрне дә мавыктырып яшәргә омтылганнарга – чыннан да шулай ул: фестиваль кадәр фестиваль оештыру берни тормый!

Фәрит Галимуллин фотолары

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев