Логотип Идель
Язмалар

Җомга көнне вафат булу иң хәерле үлемнән санала: хәдисләрдә әйтелгәнчә, кешегә кабер газабы булмый

Изге Җомга көне белән!

Изге Җомга көне белән!

Җомга мөселманнар өчен бәйрәм көне. Бу көндә вафат булу да хәерле үлем булып санала, чөнки ул вакытта үлгән кеше кабер газабыннан имин булачак. Әлеге көннең тагын нинди фазыйләтләре бар? “Өметлеләр” мәчете имам хатыйбы Алмаз хәзрәт САФИН шулар турында сөйләде.

 Без җомга көнен тагын ничек үткәрергә тиешбез?
– Бу көнне Коръәннән “Кәһеф” (“Тау куышы”) сүрәсен уку, Мөхәммәд пәйгамбәргә салават әйтү, күбрәк дога кылу сөннәт гамәлләрдән санала. Кем дә кем җомга көнне “Кәһф” сүрәсен укыса, ул аны икенче җомгага хәтле нурга күмәчәк. Галимнәр аңлатуынча, бу сүрәне уку кешенең икенче җомгага хәтле гөнаһларыннан имин булуына һәм туры юлдан баруына сәбәп була. Мөхәммәд пәйгамбәр бер хәдисендә: “Сезнең өчен иң хәерле көн – ул җомга көне. Шуңа күрә бу көнне миңа күбрәк салават әйтегез. Дөреслектә, сезнең әйткән салаватларыгыз миңа барып ирешә”, – дип әйтте. Шулай ук җомга көнне госел алу да сөннәт гамәл булып тора. Кем дә кем җомга көнне госел алса, аның гөнаһлары һәм хаталары гафу ителә.

– Җомга көнендә билгеле бер вакыт бар һәм шул вакытта догалар кабул була икән. Ул көннең кайсы вакытында?
– Бу көндә дога кабул була торган бер хәерле вә бәрәкәтле вакыт бар. Мөхәммәд пәйгамбәр: “Җомга көнендә бер вакыт бар, әгәр дә мөселман кешесе шул вакытта Аллаһтан берәр нәрсә сораса, Ул аңа аны һичшиксез бирәчәк” дип әйтте. Тик дога кабул була торган вакыт төгәл билгеле түгел. Кайбер галимнәр фикеренчә, ул җомга намазы вакыты, ә икенче берләре, ул икенде намазыннан соң кояш баю арасында булган вакыт, дигән фикердә. Мөхәммәд пәйгамбәр кешеләргә кулы белән ул вакытның кыска вакыт икәнен күрсәтте.

Тулырак: "Шәһри Казан"

Автор: Дилбәр Гариф

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев