Пакетта бала гәүдәсе һәм...кибет чегы?!
Тикшерүчеләр ике айга якын җентекле эш алып барган. Шул көнне кибеткә 60лап хатын-кыз кергән булган, аларның һәрберсенең шәхесен ачыклап, сораштыру үткәргәннәр.
«Сатып алынган товар чегының мәгълүматларын тикшергәндә Минусинск шәһәрендә яшәүче бер ханымның банк картасы ярдәмендә әйбер сатып алуы ачыкланды».
Красноярск крае тикшерүчеләре Енисей ярында эчендә яңа туган сабый гәүдәсе яткан пакетка тап булганнар. Пакетта булган касса чегы ярдәмендә сабыйның әнисен ачыклаганнар.
Сатып алынган товар чегының мәгълүматларын тикшергәндә Минусинск шәһәрендә яшәүче бер ханымның банк картасы ярдәмендә әйбер сатып алуы ачыкланган. Карта номеры буенча кешесен табуы авыр булмаган. Молекуляр-генетик суд экспертизасы хатынның мәрхүм баланың анасы булуы расланган.
Тикшерүчеләр ике айга якын җентекле эш алып барган. Шул көнне кибеткә 60лап хатын-кыз кергән булган, аларның һәрберсенең шәхесен ачыклап, сораштыру үткәргәннәр.
Сабыйның мәетен табу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта хокук сакчылары фаҗиганең нечкәлекләрен ачыклый.
Чыганак: Өмет газетасы
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев