Политолог Марат Бәширов: "Кешеләрнең моңа битараф булмавы шатландыра"
Политолог Марат Бәширов Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә халыкның 82-83 проценты катнашыр дип фаразлый.
Политолог Марат Бәширов Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә халыкның 82-83 проценты катнашыр дип фаразлый. Бу хакта ул республика матбугат үзәгендә видеоэлемтә аша сөйләде.
Фото: Владимир Васильев
«82-83 проценттан ким булмас дип уйлыйм, чөнки республика һәрвакыт үз мәнфәгатьләрен яклый. Без кешеләрнең республика үсешеннән, хакимияттән канәгать булуларын күрәбез. Шуңа бәйле рәвештә, кешеләрнең моңа битараф булмавы шатландыра», - диде политолог.
Бәширов татарстанлыларның Конституциягә үзгәрешләр кертү уңаеннан уздырылган сайлауларга нормаль карауларын әйтте. «Мин протест чыгышлары, каршы килүчеләрне күрмим. Начар гамәлләргә бара торган кешеләр юк», — дип билгеләп үтте ул.
«Идел» журналы 16+
Теги: Конституция төзәтмәләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев